Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
03.08.2020, 09:46

Шимбә көннәрендә Урицкий исемендәге паркта бушлай йөгерү күнегүләре узачак

Бер сәгатьлек дәресләргә алдан теркәлү кирәк.


(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче август). Казанның Урицкий исемендәге паркында бушлай йөгерү күнегүләре башланды. Җәй ахырына кадәр дәресләр шимбә көннәрендә узачак.

Йөгерү клубының һәр очрашуы йөгерү техникасын үстерү һәм дөрес сулау өчен төп кагыйдәләрне һәм күнегүләрне өйрәнүне, разминканы күздә тота. Тренировка 1 сәгать вакытны алачак.

Дәресләргә яңа йөгерә башлаучылар дә, профессионаллар да, йөгерүне яратучылар да кушыла ала. Клубка кушылыр алдыннан сәламәтлек торышы хакында дәвалаучы табиб белән киңәшләшергә кирәк.

Урицкий исемендәге паркта бушлай дәресләр һәр шимбәдә 8.00 сәгатьтә уза. Санитар-эпидемиологик вәзгыять уңаеннан оештыручылар зур булмаган төркем җыя - 20 кешедән артык түгел. Һәр тренировкага сылтама буенча алдан теркәлү кирәк, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе.

Исегезгә төшерәбез, йөгерүләр шулай ук Кабан күле яры буйлап һәм Горки-Әмәт урманында уза.

Барлык вакыйгалар