Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.03.2026, 09:48

Казанлыларны Нәүрүзгә багышланган бәйрәм концертларына чакыралар

Беренче чара бу шимбәдә уздырыла

Денис Гордийко фотосы

Казанның мәдәният учреждениеләрендә язгы яңарыш һәм дуслык бәйрәме булган Нәүрүзгә багышланган концертлар үткәрелә. Чараларга теләге булган һәр кеше килә ала.

Бу уңайдан шимбә көнне, 21 мартта, С.Сәетгалиев исемендәге мәдәният йортында «Нәүрүз» дип аталган концерт программасы тәкъдим ителә. Тамашачы өчен «Гөлләр» татар халык җыр һәм музыка ансамбле чыгыш ясаячак. Чара 13:00 сәгатьтә башлана.

23 мартта Нагорный торак массивындагы мәдәният йортында «Нәүрүз бәйрәме!» дип аталган концерт оештырыла. Чара кунакларын Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үтүче халыкларның милли үзенчәлеген һәм кунакчыллыгын чагылдырган бай бәйрәм программасы көтә. Тамаша 18:00 сәгатьтә башлана.

Сишәмбе көнне, 24 мартта, казанлыларны Константиновка торак массивында урнашкан мәдәният йортына «Хуш киләсең, Нәүрүз» чарасына чакыралар. Концерт сәгать 18:00 дә башлана, дип хәбәр итә Совет районы администрациясе матбугат хезмәте.

Барлык вакыйгалар