Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта

Бүген Татарстан башкаласы хаклы рәвештә Россиянең иң яшел һәм төзек шәһәрләренең берсе санала.

Яшелләндерүгә һәм экологик баланска аерым игътибар бирелә: ел саен меңләгән агач һәм куак утыртыла, яңа чәчәк композицияләре ясала һәм ишегаллары төзекләндерелә. Казан сулыкларының яр буйлары, шул исәптән Казансу елгасы һәм Кабан күлләре системасы шәһәр халкын, башкала кунакларын җәлеп итә торган үзәккә әйләнә бара. Әлеге киңлекләрдә заманча парклар, ял зоналары, балалар һәм гаилә ялы өчен мәйданчыклар барлыкка килә.

Урам-юл челтәрен һәм ишегалды территорияләрен үстерүгә зур игътибар бирелә. Шәһәр инфраструктурасының сыйфатын, хәрәкәт иминлеген яхшыртуга ярдәм итә торган юлларны модернизацияләү һәм йорт яны киңлекләрен төзекләндерү проектлары гамәлгә ашырыла.

Шәһәр мохитен үстерүгә системалы якын килү нәтиҗәсендә Казан яшәү һәм ял итү өчен илебезнең иң уңайлы шәһәрләренең берсе булып кала.