В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Кышкы мәдәни программа Казанның 19 паркында 111 бушлай чараны үз эченә ала. Шуларның 13 ендә бәйрәм чыршылары бизәячәкләр. Инде киләсе җомгада ук гыйнвар уртасына кадәр дәвам итәчәк яңа ел программасы старт алачак. Бер ай дәвамында барлык теләүчеләр гаилә фотосессиясендә була, тимераякта шуа, кайтлар белән идарә итә, цирк чыгышларын күрә, салкын бәкегә чума һәм Яңа елны шугалакта каршы ала алачак. Паркның иң яшь кунаклары өчен криотамаша һәм аниматорлар программасы узачак.
Яңа ел программасының «Бер-ике-өч, 20/23» дигән исеме балачактан ук бөтен кешегә таныш, чыршыдагы утларның кабынуын көткәндә әйтелә торган санамышка барып тоташа.
Шәһәрдә 4 метр биеклектәге беренче экологик чыршы Казансу елгасы ярында «Урам» экстрим-паркы янында барлыкка киләчәк. Ул Danaflex компаниясенең җитештерү калдыкларыннан һәм казанлылар җыйган мишурадан әзерләнәчәк. Гадәттән тыш арт-объектны ачу 22 нче декабрьдә булачак. Бу – Qullar дизайн студиясе һәм Парклар һәм скверлар дирекциясенең уртак иҗат җимеше.
25 нче декабрьдә, католиклар Раштуасы көнендә, Лядской бакчасында «Атмосфера» төркеме а-капелла традицион бәйрәм җырларын төрле телләрдә башкарачак.
Казан циркы беренче тапкыр гадәти кысалардан чыгачак һәм жонглерлар, акробатлар һәм эквилибристлар катнашында «Уенчыклар тормышы» дигән уникаль тамаша күрсәтәчәк. Цирк «гастроль»ләре 27 нче декабрьдән 3 нче гыйнварга кадәр сигез җәмәгать киңлегендә узачак.
Җиде паркта Кыш Бабай, Кар Кызы һәм яраткан әкият геройлары катнашында балалар өчен тамашалар узачак. Тинчурин исемендәге паркта татар телендә балалар спектакле күрсәтеләчәк.
31 нче декабрьдә «Черек күл» паркына Яңа елны каршыларга һәм тылсымлы төн үткәрергә чакыралар. Бәйрәм программасы иртәнге 3 кә кадәр дәвам итәчәк, тимераякларны прокатка алу бер сәгатькә иртәрәк ябылачак.
23 нче декабрьдә «Черек күл» паркындагы шугалакта алтынчы сезон ачыла. Кышкы сезон дәвамында барлык чаралар беренче тапкыр кара Һәм ак, яхшы һәм начар, мәрхәмәтлелек һәм явызлык кебек каршылыкларга корылган бердәм «Чагылыш» темасына багышланачак. Әлеге концепция «Кара арка» арт-объектында тормышка ашырылачак, ул паркның төп истәлекле урынының – «Гашыйклар аркасы»ның үзенчәлекле чагылышы булачак. Арканың акустик эффекты палиндром хәрефләре рәвешендәге арт-объектта биреләчәк.
Бәйрәмнәрдә «Черек күл»дә ачык һавада яңа ел фильмнары, балалар өчен фигуралы шуу буенча мастер-класслар һәм бозда кичәләр узачак. Тимераякта шуу өчен керү бушлай булачак. Арендага алу өчен балалар һәм олылар өчен 400 пар тимераякта булачак, һәм өйрәнчек тимераякта шуучылар бозда үзләрен ышанычлырак хис итсен өчен каралган ярдәмче җиһазларны арендага ала алачаклар.
Яңа елның беренче көнендә «Крылья Советов» паркында «Зәңгәр ут» концерты узачак. Сәхнәдә ретро стильдә хитлар башкаручы иҗат коллективлары чыгыш ясаячак.
2 нче гыйнварда Урицкий исемендәге паркта беренче тапкыр кар атыш ярышлары узачак. Кар ату буенча һәвәскәр турнирда командалар алдан теркәлү буенча катнаша алачак. Җиңүчеләргә бүләкләр әзерләнгән.
4 нче гыйнварда Горки-Әмәт урманындагы «Урман» кафесында Казан Stand Up Club резидентлары катнашында стендап кичәсе була.
6 нчы гыйнварда Дәрвишләр бистәсендәге Комсомольское күлендә Парклар һәм скверлар дирекциясе икенче тапкыр җирле моржлар җәмгыяте өчен бәйрәм оештыра. Программада – махсус җиһазландырылган купельдә йөзү, мунча-бочка һәм иҗат коллективлары чыгышлары.
6 нчы гыйнварда Горки-Әмәт урманында җирле һәм чакырылган музыкантлар катнашында яшьләр концерты була. Чараның кунакларын ике хедлайнер – Дагстаннан «Нееет, ты что» музыкаль коллективы һәм Йошкар-Оладан «Манго Буст» төркеме чыгышлары көтә.
Биредә 24 нче декабрьдә һәм 5 нче гыйнварда «4 стена артында» яшьләр курчак театры башкаруында Яңа ел әкиятен күрсәтәчәкләр.
Беренче тапкыр кышкы программа Салават күпере паркы өчен дә эшләнгән. Биредә чыршы ачылачак һәм Казан циркы артистлары чыгышы булачак. Яңа ел бәйрәмнәрендә парк остаханәсе тест режимында эшләячәк, анда бушлай иҗади мастер-класслар узачак, ә 3 нче гыйнварда татар альтернатив музыкасының яңа әсәрләре яңгыраячак. «Яшь көч» дип аталган концерт Yummy Music татар музыкаль лейблы артистлары катнашында узачак.
Үзенең беренче кышын шулай ук ТР төзелеш тармагының 100 еллыгы яңа скверы каршы алачак. Декабрьдә монда ачык боз мәйданчыгы эшли башлый. Олылар һәм балалар өчен 150 пар тимераяк булачак, ә шугалакка үз тимераякларын белән керү бушлай булачак.
3 нче гыйнварда яңа шугалакта бәйрәмнең иң яшь кунаклары өчен карнавал костюмнарын прокатка алу белән яңа ел балалар карнавалы узачак. Карнавал өчен костюмнарны алдан ук Горки-Әмәт урманында да әзерләргә мөмкин булачак – анда 2 нче гыйнварда үз кулларың белән кием ясау буенча мастер-класс узачак.
Яңа ел бәйрәмнәрендә «Ак чәчәкләр» бульварының ябык павильонында балалар һәм өлкәннәр өчен открыткалар, чыршы уенчыклары һәм сөт өстеннән эчемлек ясау буенча иҗади мастер-класслар узачак.
Казансу елгасын үстерү стратегиясе кысаларында актив ял яратучыларны «Спорт» паркы территориясендә чаңгы экскурсиясе, Рус-Алман Швейцариясе буенча хайкинг, «Урам» экстрим-паркы янында кышкы волейбол һәм кар атыш буенча турнир, һава мендәре катерында экскурсия һәм «Манзара» паркы яр буенда кайтлар белән идарә итү буенча мастер-класс көтә.
Инде икенче кыш шәһәр халкы һәм кунаклары өчен «Казан» гаилә үзәгенең күзәтү мәйданчыгы ачык булачак. Яңа елга кадәр ул 10:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр, ә 1-9 нчы гыйнварда 10:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Яңа ел төнендә күзәтү мәйданчыгына 20:00 сәгатькә кадәр менәргә мөмкин булачак.
Актив ял яратучылар өчен паркларда спорт җиһазлары прокатлары эшли. Быел кыш чаңгыларны Горки-Әмәт урманында, Җиңү паркында һәм Аккош урман паркында арендага алырга мөмкин булачак. Тюбингларны арендалау мөмкинлеге булган бушлай таулар Мир урамындагы паркта һәм Җиңү паркында оештырылачак. Шугалаклар шулай ук Җиңү, «Наратлык» һәм «Калейдоскоп» парклары территориясендә дә эшләячәк.
Чараларның афишасын һәм «Бер-ике-өч, 20/23!» кышкы мәдәни программасының җәдвәлен Казанның парклар һәм скверлар дирекциясенең социаль челтәрләрендә, шулай ук Казан Мэриясенең рәсми сайтында табарга мөмкин булачак. Традиция буенча паркларда яңа ел программасының җентекле җәдвәле белән буклетлар әзерләнәчәк. Рус һәм татар телләрендә бушлай гид җәмәгать киңлекләрендә, кафеларда, рестораннарда, күргәзмә үзәкләрендә һәм шәһәр музейларында таратылачак.