Фото: Денис Гордийко
Иртәгә, 14 мартта, Казанда алмашынучан болытлы һава көтелә. Төнлә термометр баганалары 0..-2 градуска кадәр төшәчәк, түбән урыннарда -5 градуска кадәр. Көндез һава +8..+10 градуска кадәр җылыначак. Көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан 5-10 м/с тизлек белән җил исәчәк, юлларда элеккечә бозлавык сакланачак.
Татарстанда иртәгә шулай ук явым-төшемсез һава торышы фаразлана. Төнлә һәм иртән урыны белән томан булуы ихтимал. Җил – көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан 5-10 м/с ка кадәр. Төнлә һава температурасы 0..-5 градуска җитәчәк, Татарстанның көнчыгыш һәм көньяк районнарында -10 градус. Көндез термометр баганалары +3..+8 градус күрсәтәчәк, көнбатыш районнарда һава +12 градуска кадәр җылыначак. Юлларда урыны белән көчле бозлавык.
Якшәмбе, 15 мартта, республикада температура сизелерлек үзгәрмәячәк. Төнлә һаваның минималь температурасы -3..-8 градус кадәр булачак, көндез +3..+8 градуска кадәр көтелә. Юлларда бозлавык сакланачак.
ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, киләсе атна башында шулай ук явым-төшемсез һава торышы көтелә. Җил көнбатыштан, көньякка таба 2-7 м/с ка кадәр җитә. Төнлә термометр баганалары -3..-8 градуска кадәр күрсәтәчәк, көндез +3..+8 градуска кадәр җылына.