Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.
Тамаша 26 сентябрьдән 28 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк
Казан Кремленең Гавами урыннары ишегалдында яктылык динамикасы тамашасы узачак
Өч көн дәвамында Казан Кремленең Гавами урыннары ишегалдында яктылык динамикасы тамашасы узачак. Тамаша «Архитектура яктылыгы һәм функцияле яктылык» форумын уздыру кысаларында оештырылган.

Шәһәр халкы мигъмарият һәйкәле тарихы белән таныша алачак. Ясалма интеллект технологияләре ярдәмендә сурәтләр Консистор манарасына терәлеп торган Кремль диварларында барлыкка киләчәк.

Яктылык динамикасы тамашасы 26–28 сентябрьдә узачак. Өч көн дәвамында шәһәр халкын һәм кунакларын 18:00 сәгатьтән көтәчәкләр. Керү ирекле, дип хәбәр иттеләр ТР Мәдәният министрлыгында.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, яшь казанлыларны «Елмай» паркындагы мәктәп ярминкәсенә кушылырга чакыралар.

2025-09-25T14:07:47+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.