Шимбә көнне, 6 сентябрьдә, Казанның Киров районы бистәләрендә йорт хайваннарына котыру авыруыннан бушлай вакцинация оештыралар. Процедураларны шәһәрнең ветеринария клиникалары хезмәткәрләре үткәрәчәк.
10:00 нан 12:00 гә кадәр мобиль пункт Залесный бистәсендә (Осиновский тыкрыгы, 8) җәелдереләчәк. Вакцинацияне Левченко бистәсендә (Рәхимов ур., 29) 10:00 нан 13:00 кә кадәр үткәрәчәкләр. Шулай ук шәһәр халкын йорт хайваннары белән 13:00 тән 15:00 кә кадәр Желатин-Завод урамындагы 9/13 номерлы йорт янында көтәчәкләр.
Котыру авыруыннан бушлай вакцинация белән бер үк вакытта йорт хайваннарын чиплау һәм теркәү процедуралары узачак.
Хайваннар хуҗаларына теркәлү турында тамгалы эт хуҗасы паспортын, салым түләүченең аныклау номеры (ИНН) һәм ветеринария паспортын күрсәтергә кирәк.
Казанның дәүләт ветеринария клиникалары ял көннәрен дә кертеп, көн саен эшли. Казанның дәүләт ветеринария берләшмәсеннән хәбәр итүләренчә, барлык мәгълүматны +7(843)295-08-49 телефоны буенча белергә була.