В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Маршрутның гомуми озынлыгы 29 чакрым тәшкил итте.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче июль). Узган төндә Казанда үткән Төнге велофестта 5 мең Татарстан башкаласында яшәүче һәм кунак катнашты, дип хәбәр иттеләр Шәһәр туризмын үстерү комитетында. Велосипедчылар шәһәрнең төнге урамнары буйлап 29 чакрым юл уздылар.
Исегезгә төшерәбез, велосипедчылар колоннасы узган төндә «Казан Арена» стадионыннан 22.45 сәгатьтә старт алды. Велосипедчылар Ямашев проспекты, Себер тракты, Дәрвишләр бистәсендә урнашкан Мир, Халезов, Совет, Начальная, Липатов, Тополь урамнары, шулай ук Николай Ершов, Вишневский, «Миллениум» күпере, Фатыйх Әмирхан проспекты, Сибгат Хәким һәм Чистай урамнары буйлап уздылар. Велоколонна юлда 5 тукталыш ясады: Казан компрессорлар заводы, «Ракета» стадионы, Дәрвишләр бистәсендәге Колхоз базары (Липатов ур.), Компрессорный юлы, Казан кооператив институты янында.
Старт ноктасына – «Казан Арена» стадионына велофестта катнашучылар шәһәр буйлап 29 чакрым юл үтеп, 21-нче июль 3:00 сәгатькә әйләнеп кайттылар.
Исегезгә төшерәбез, узган ел төнге велофест Казанда 13-нче октябрьдә узды һәм меңгә якын катнашучыны үзенә җыйды. Спортчылар һәм һәвәскәрләр Казанның кунакчыллык урыннары яныннан – шәһәргә керү капкалары, елга порты һәм тимер юл вокзалы, шәһәрнең үзәк парклары һәм скверлары, музейлар, әйдәп баручы рестораннар һәм башка мөһим объектлар аша уздылар. Маршрутның озынлыгы 30 чакрым тәшкил итте.