В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Әлеге күренеш челтәрләргә зыян килү белән бәйле
Татарстан башкаласында берничә трамвай маршруты тукталып калды. Әлеге күренеш челтәрләргә зыян килү белән бәйле.
1, 2, 3, 5, 5а, 7 нче номерлы трамвайлар тукталып калды. Авария хезмәткәрләре төзекләндерү эшләре алып бара, дип хәбәр итә «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе.
Алдарак Казанда КСКА һәм Габдулла Тукай урамнарында хәрәкәт өлешчә чикләнәчәк, дип хәбәр ителгән иде. Әлеге күренеш яңа торак комплексын үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү челтәрләренә тоташтыруга бәйле. Чикләүләр өч өлештән торачак.
UPD: Трамвайлар йөри башлады.