Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.03.2026, 12:50

Быел «Безнең ишегалды» программасы ярдәмендә Совет районында 75 йорт яны территориясе төзекләндереләчәк

Программа гамәлгә ашырыла башлаганнан бирле районда барлыгы 287 ишегалды яңартылган

Денис Гордийко фотосы

Агымдагы елда Казанның Совет районында 75 ишегалды яңартылачак. Татарстан рәисе ярдәме белән гамәлгә ашырыла торган «Безнең ишегалды» республика программасы 30 мең җирле халык өчен шәһәр мохитен яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта Башкарма комитетта узган эшлекле дүшәмбе утырышында район администрациясе башлыгы Роман Фәтхетдинов хәбәр итте.

Программа гамәлгә ашырыла башлаганнан бирле районда барлыгы 287 ишегалды яңартылган, төзекләндерү эшләре районда яшәүче 130 мең кешегә яшәү сыйфатын арттырырга мөмкинлек биргән. Чагыштыру өчен: узган ел 52 объект төзекләндерелгән.

Йорт яны территорияләрен ташландык автомобильләрдән азат итү эзлекле алып барыла торган төзекләндерү чараларының мөһим өлеше булып тора. Роман Фәтхетдинов сүзләренә караганда, мондый машиналар шау-шу тудыра, шулай ук карны сыйфатлы җыештыру эшенә комачаулый һәм машина кую урыннарын киметә.

Узган елны районның ишегалды территорияләреннән шундый 51 транспорт чарасы махсус стоянкага озатылган.

Башкарылган зур эшләргә карамастан, инфраструктураны яңарту ихтыяҗы саклана. Районда төзекләндереләсе 126 йорт исәпләнә, аларда 50 меңгә якын кеше яши.

«Ишегалларында үткәрелгән төзекләндерү эшләре кешеләрне берләштерә, тулы бер микрорайон бергәлекләре барлыкка килә. Һәм без чын күңелдән әлеге эшнең дәвамлы булуын телибез!», - дип фикерен җиткерде чыгыш ясаучы.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 16.03.2026
Видеорепортаж
16.03.2026 11:06
Казанның Совет районында күпфатирлы 30 йорт капиталь төзекләндереләчәк
Барлык яңалыклар