В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Эшкәртүгә 16 килограммнан артык икенчел чимал тапшырган активистлар театрга билет отачак
Фото: ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 8 нче ноябрь). Казан «БумБатл» макулатура җыю буенча бөтенроссия акциясенә кушылачак. Икенчел чимал җыю пункты шимбә көнне шәһәрнең сәүдә үзәкләренең берсендә эшләячәк.
Пунктка 16 килограммнан артык макулатура алып килгән кеше театрга билет алачак. Җиңүчеләр Казан яшь тамашачы театрына, Г.Тукай исемендәге Татар филармониясенә, С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залына, Г.Камал театрына яки Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрына бара алачаклар. Уенда бары тик физик затлар гына катнаша ала.
Акция 10:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр Җиңү Проспекты, 141 адресы буенча узачак, дип хәбәр итә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының матбугат хезмәте.