В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Радик Емекеев Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы структураларында 25 елдан артык эшли.
Фото: Денис Гордийко
«25 елдан артык Радик Вильсонович Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы структураларында эшли, үз эшенең остасы булып тора. Әлеге хезмәт юлын иң төптән башлады, һәм бүген аңа төп бүлекләрнең берсен җитәкләү йөкләнде. Уңышлар телибез!» – дип җиткерде ул.
Рөстәм Гафаров хәбәр иткәнчә, элек әлеге бүлекне җитәкләгән Олег Маринин ТР дәүләт инспекторының янгын күзәтчелеге буенча урынбасары итеп билгеләнгән.
Радик Емекеев Казан милли тикшеренү технология университетын «техносфера куркынычсызлыгы» белгечлеге буенча тәмамлаган. 1997 елдан 2002 елга кадәр ТР Эчке эшләр министрлыгының 7 нче дәүләт янгынга каршы хезмәт отрядының 5 нче янгын сүндерү бүлеге инспекторы һәм өлкән инспекторы булып эшли. Соңыннан ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Казанның Яңа Савин районы буенча дәүләт янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе һәм җитәкче урынбасары, шулай ук Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе Казанның Яңа Савин районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге җитәкчесе урынбасары вазифаларын башкара.