Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
09.08.2024, 17:03

Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин Алексей Козин урамындагы күп профильле медицина комплексында булдылар

Клиника елына 150 меңнән артык пациент кабул итә алачак

Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов Millenium clinic күп профильле медицина комплексында булды. Аның белән бергә объектны ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин, ТР Спорт министры Владимир Леонов, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар карады.

Клиниканың 18 катлы бинасы Алексей Козин урамындагы 3 нче бина адресы буенча урнашкан. Төзелеш эшләре 2018 елдан алып агымдагы елга кадәр алып барылды. Гомумән алганда, учреждение елына 150 меңнән артык пациент кабул итә һәм ел саен 20 меңгә кадәр операция ясый алачак. Юнәлешләрнең берсе — медицина туристлыгы.

Клиника хезмәтләрнең киң төрләрен күрсәтә, Балалар клиникасын, белгечләр өчен уку үзәген тәкъдим итә. Биредә махсус медицина ярдәме күрсәтелә: терапия, педиатрия, хирургия, гинекология, нурлы, ультратавышлы, функциональ һәм лаборатория диагностикасы, һөнәри тикшерүләр.

Рөстәм Миңнеханов медицина комплексының мөмкинлекләре һәм аның алга таба үсеше белән танышты. Бу күп профильле клиника гына түгел, ә төрле категорияләрдәге номер фонды булган үз кунакханә комплексы да.

ТР рәисе шулай ук кабул итү-диагностика һәм стационар бүлекләрне, эндоскопия һәм тернәкләндерү бүлекләрен, операция блогын карады. Кунаклар конференц-залда да булдылар, кунакханә комплексының номер фондын да карадылар.

Рөстәм Миңнехановка шулай ук махсус тренажерларны, шул исәптән чиста һавада йөгерергә мөмкинлек бирә торган җайланманы да күрсәттеләр. Биредә спортчыларны тернәкләндерү өчен яхшы шартлар тудырылган, дип билгеләп үтелде. Соңыннан Рөстәм Миңнеханов клиникада булу шартларын һәм монда урнаштырылган заманча җиһазларны уңай бәяләде, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.
Барлык яңалыклар