Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
09.09.2025, 10:26

«Аутизм спектры бозылган яшүсмерләр өчен үз-үзеңне билгеләүдә нигезле алгоритм»: Казанның аутизм спектры бозылган 12 укучысы һөнәр сайлауда үз юлын тапкан

Һөнәри юнәлеш бирү проекты сәламәтлеге чикле укучыларга урта һөнәри белем бирү йортларына укырга керергә ярдәм иткән

Татарстан башкаласында аутизм спектры бозылган 12 укучы шәһәрнең һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары булды. «Аутизм спектры бозылган яшүсмерләр өчен үз-үзеңне билгеләүдә нигезле алгоритм» махсус һөнәри юнәлеш бирү проекты гамәлгә ашырылганга күрә мондый төр чирдән интегүче укучылар булачак һөнәрләрен аңлы рәвештә сайлый һәм тиешле уку йортына керү өчен әзерлек үтә алганнар.

«Аутизм спектры бозылган яшүсмерләр өчен үз-үзеңне билгеләүдә нигезле алгоритм» проекты 2024 елның декабрендә старт ала. Әлеге программа 9 нчы сыйныфта белем алучы аутизм спектры бозылган укучыларга һөнәр сайларга ярдәм итүне һәм аларны урта һөнәри белем бирү системасына яраклаштыруны максат итеп куя. Проект Татарстан Республикасы Рәисе гранты хисабына гамәлгә ашырылган.

Проект кысаларында Казанның 16 мәктәп, лицей һәм гимназиясендә эшләүче 21 укытучы төрле менталь үзенчәлекләргә ия балалар белән эшләү өчен махсус программа нигезендә белемнәрен камилләштерәләр.

Шәһәр мәгариф үзәге базасында (гамәлгә куючы «ТИСБИ» Идарә университеты) оештырылган, 144 сәгатьтән торган квалификацияне күтәрү курсларында укытучылар мондый төр балалар белән эшләү өчен тиешле белем алганнар, практик күнекмәләр буенча тәҗрибә туплаганнар.

Ел дәвамында аутизм спектры бозылган 38 укучы өчен мастер-класслар, иҗади очрашулар оештырылган, укучылар үзләрен теге яки бу һөнәр буенча сынап караган.

Әлеге юнәлеш буенча белемен тирәнәйткән педагогларның берсе – Совет районының 159 нчы номерлы мәктәбендә география фәнен укытучы Анна Зотик проектның ни дәрәҗәдә мөһим булуын ассызыклады: «Укучы тормышында һөнәр сайлау бик җаваплы адым. Кирәкле һөнәр сайланганда гына укучы шәхес буларак үсә, камилләшә ала һәм башкарган эшеннән тәм табачак. Нәкъ менә шушы урында «Аутизм спектры бозылган яшүсмерләр өчен үз-үзеңне билгеләүдә нигезле алгоритм» проекты кебек программалар укучы өчен зур ярдәм, юнәлеш бирү чыганагы булып тора. Проект «үзенчәлекле» яшүсмерләрнең сәләтләрен ачу мөмкинлеге, һөнәр сайлауда зур таяныч».

Проект нигезендә 12 укучы Казан кооператив техникумына, Казан Инновация университеты каршындагы көллияткә, Политехник көллияткә, ТИСБИ көллиятенә, Бизнес һәм информатика буенча ачык көллияткә, шулай ук Халыкара сервис көллиятенә укырга кергән. Әлеге уку йортларында студентлар юрист, икътисадчы, хисапчы, сәүдә ноктасында эшләүче, программалар белән эшләүче, эретеп ябыштыру остасы, пешекче һәм кондитер һөнәрләрен үзләштерәләр. 26 укучы исә, мәктәптә калып, 11 нче сыйныфны тәмамларга уйлаган.

Проектта катнашучыларның берсе – 16 яшьлек Егор Кононенко. Ул В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновация университеты каршындагы көллияттә логист һөнәрен үзләштерәчәк. Егет биредә инглиз һәм кытай телләрен дә тирәнтен өйрәнәчәк.

Егорда табиблар Аспергер синдромы, диләр. Мондый төр диагнозлы кешеләр, аралашкан вакытта кыенлыклар кичерә, ләкин алар бик акыллы һәм сөйләмнәре аңлаешлы. Егор украин һәм инглиз телләрендә иркен аралаша, мөстәкыйль рәвештә яһүд һәм кытай телләрен өйрәнә. Моннан тыш, ул сәясәт, география, тарих фәннәре белән кызыксына, вокал үзләштерә. Егорның әнисе сүзләренә караганда, көллияттә укуның беренче көннәре яхшы гына узган: егет төркемдәгеләр белән уртак тел тапкан, өйгә дә мөстәкыйль рәвештә үзе кайткан.

Көллияткә кергәнче Егор Казан шәһәренең Совет районында урнашкан 156 нчы номерлы мәктәптә укыган. Ул төрле бәйгеләрдә бик актив катнашкан. Сәламәтлекләре чикле затлар арасында һөнәри осталык буенча илкүләм «Абилимпикс»-2025 чемпионатының төбәк этабында Егор «Тәрҗемәче» һәм «Мультимедиалы журналистика» юнәлешләрендә беренче урыннар яулый.

Илкүләм проектның Уфада үткән сайлап алу этабында Егор «Тәрҗемәче» (мәктәп укучылары өчен) номинациясендә өченче урынга лаек була.

«Аутизм спектры бозылган яшүсмерләр өчен үз-үзеңне билгеләүдә нигезле алгоритм» проекты бу елда туктатылып торуга карамастан, мондый төр авыру балалар белән эшләгән укытучылар тәҗрибәсе, һичшиксез, башка мәктәпләрдә әлеге юнәлешне камилләштерү максатында кулланылачак.

Барлык яңалыклар