В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Анда 31 предприятиенең кадрлар хезмәте вәкилләре катнашты.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы сентябрь). 830 казанлы узган атнада «Крылья Советов» паркы һәм Горки-Әмәт урманы территориясендә шәһәр халкын эш белән тәэмин итү үзәге оештырган вакансияләр ярминкәсендә булды.
Шәһәрлеләр Казан буенча мәгълүмат базасындагы 20 меңнән артык вакансия турында мәгълүмат алды. 31 предприятиенең кадрлар хезмәте вәкилләре эшсез халыкка юлламалар бирде.
Белгечләр эш эзләүчеләргә хезмәт һәм дәүләт гарантияләре, мәшгульлек һәм һөнәри белем бирү турындагы законнар буенча консультация бирде. Барлык теләүчеләр профориентациягә кагылышлы тест узды, эш эзләү буенча мастер-классларда булды, шулай ук WorldSkills Russia һәм РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең программалары буенча бушлай укуга гариза бирә алды, дип хәбәр итә Мәшгульлек үзәге матбугат хезмәте.