В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Гаризалар 17-нче августка кадәр кабул ителә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче июль). Казанлылар шәһәрнең Яшьләр парламентына гариза бирә ала. Шәһәр халкына үз кандидатурасын 17-нче августка кадәр чыгарырга тәкъдим ителә.
Яшьләргә сайлауларда катнашу өчен сайтта гариза калдырырга кирәк. Аңа тулы гаризаны, шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалыкны, анкетаны, фотографияне һәм Татарстанның яшьләр командасы әгъзасы сыйфатында эшләр планын беркетергә кирәк. Гаризалар 17-нче августка кадәр кабул ителә.
1-7 сентябрьдә «Ачык Татарстан» порталында барлык муниципаль берәмлекләрнең Яшьләр парламентына кандидатлар өчен тавыш бирүе узачак.
Моннан тыш, августтан сентябрьгә кадәр бөтен Татарстан буйлап киләсе сайлауларда депутатлыкка яшь кандидатларга ярдәм итү өчен «Яшьләр вакыты» яшьләр автобус туры һәм «Татарстанның яшьләр командасы» программасы оештырылачак. Әлеге чаралар кысаларында алар яшьләр сәясәтен үстерү буенча идеяләр һәм проектлар турында фикер алышачак.
Казанда акция 11-нче сентябрьдә узачак.