Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.09.2025, 11:59

«Нәфис» фонды МХОда катнашучыларның гаиләләренә 465 тонна гуманитар ярдәм җибәрде

Ярдәмнең гомуми күләме 1,5 мең тоннадан артып китте

«Нәфис» хәйрия фонды махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итү теләге белән 465 тонна гуманитар ярдәм җибәрде. Аның составында 376 тонна азык-төлек продуктлары һәм 89 тонна көнкүреш химиясе бар.

Һәлак булган сугышчыларның, шулай ук I һәм II группа инвалидлыгы булган МХО катнашучыларының һәр гаилә әгъзасы берничә айга исәпләнгән җыелмалар алды. Барлыгы 15 меңнән артык гуманитар әрҗә тапшырылган, ә акцияне гамәлгә ашыру бер айга якын вакыт алган.

«Без 2023 елның декабреннән бирле сугышчыларыбызга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итәбез. Алар бездән кайгыртучанлык һәм игътибар тоярга тиеш», – дип билгеләп үтте Россия Дәүләт Думасы депутаты һәм «Нәфис» фонды советы рәисе Ирек Богуславский.

Гаилә җыелмалары составына 15 төр озак саклана торган продукт керә, мәсәлән, сыер итеннән тушенка, балык консервалары, он, шикәр, карабодай, дөге, үсемлек мае, кетчуп һәм майонез. Көнкүреш химиясенә шампунь, кер юу порошоклары, савыт-саба юу сыеклыклары һәм сабын керә.

«Нәфис» фонды Татарстаннан МХОда катнашучыларның гаиләләренә елына ике мәртәбә гуманитар җыелмалар җибәрә. Һәр этап алдыннан гаиләләр исемлеге җирле администрацияләр тарафыннан яңартыла. Фондның ике ел эшләү дәверендә ярдәмнең гомуми күләме 1,5 мең тоннадан артып киткән.

Исегезгә төшерәбез, Белем көне алдыннан «Нәфис» хәйрия фонды Татарстанның һәм Казанның төрле районнарыннан Беренче сыйныф укучыларына 800 мәктәп җыелмасы тапшырды.
Барлык яңалыклар