Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.09.2025, 09:06

«Ай былбылым», «Ак калфак» һәм «Идел буе каеннары»: Горький исемендщге паркта Илһам Шакиров җырлары яңгыраячак

Танылган татар башкаручысының җырларын 50дән артык музыкант башкарачак

Бүген Горький исемендәге паркта ачык һавада танылган татар башкаручысы Илһам Шакиров иҗатына багышланган концерт була. Сәхнәдән 50 дән артык музыкант һәм татар эстрадасы йолдызлары башкаруында артистның танылган хитлары яңгыраячак.

Барлыгы 16 танылган музыкаль композиция яңгыраячак, шул исәптән төп хитлар: «Ай былбылым», «Ак калфак» һәм «Идел буе каеннары». Аларны татар эстрадасы йолдызлары башкарачак.

Сәхнәгә ТР халык артисты Эльмира Кәлимуллина, Татарстанның халык артисты Раяз Фасыйхов, ТР атказанган артисты, С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залы солисты Илгиз Мөхетдинов һәм Казан филармониясе Руслан Закиров, R&B татар музыкаль стиле вәкиле Ilgiz, шулай ук Yummy Music Band музыкаль төркеме солисты Эльвира Мифтахова.

Ялгыз артистларның чыгышын ТР халык артисты Миләүшә Таминдарова җитәкчелегендәге ТР Дәүләт камера хоры озата бара, ә диджей Malsi Music Илһам Шакиров җырларыннан төзелгән көйләр җыелмасы белән чыгыш ясаячак.

Истәлекле концерт ТАССРның атказанган һәм халык артисты, татар эстрадасы легендасы Илһам Шакировның тууына 90 ел тулуга багышланган. Ул 2019 елда 84 яшендә дөньядан китте, үзеннән соң гаять зур мәдәни мирас һәм бөтенхалык мәхәббәте калдырды.

Барлык казанлыларны татар эстрадасының совет җырлары рухына 18:30 да чумарга чакыралар. Трибьютка керү ирекле.

Проект Президентның Мәдәни инициативалар фонды ярдәмендә Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе һәм Yummy Music музыкаль лейблы тарафыннан гамәлгә ашырыла. Чара «Татарстанда җәй» проекты кысаларында уздырыла.

Барлык яңалыклар