Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
Гарипов Роберт Зөфәр улы

Парклар һәм скверлар дирекциясе директоры

Почта: Robert.Garipov@tatar.ru

Эш сәгатьләре: 9.00-18.00





Тормыш юлы

1984 елның 23-нче апрелендә Түбән Камада туган

2006 елда Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтын тәмамлаган, юрист

2012 елда Казан (Идел буе) федераль университетын тәмамлаган, менеджер 

2014 елда Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясен тәмамлаган, дәүләт һәм муниципаль идарә буенча белгеч

2019 елда «Сколково» Мәскәү идарә мәктәбен тәмамлаган, эшлекле идарә итү остасы

2001-2006 елларда – Эчке эшләр бүлегендә хезмәт иткән

2007 елда – уку-спорт бүлегендә, Казан шәһәре Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт комитетының спорт чараларын уздыру бүлегендә әйдәп баручы белгеч

2007-2010 елларда – оештыру идарәсенең протокол бүлеге баш белгече, Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппаратының Икътисади үсеш комитетының инвестиция сәясәте һәм инновацион эшчәнлек бүлеге башлыгы

2010-2018 елларда – Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе

2018-2019 елларда – Казан шәһәре Башкарма комитетының Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгының беренче урынбасары

2019-2021 елларда – «Иске шәһәр» префектурасы территориясе префекты

2021 елның 1-нче мартыннан – «Казан шәһәре парклары һәм скверлары дирекциясе» муниципаль бюджет учреждениесе директоры

Өйләнгән, өч бала тәрбияли.

Беренче класслы хакыйкый муниципаль киңәшче чинына ия.

Казан шәһәре Башкарма комитетының Мактау грамотасы (2009), «Бөтенроссия халык санын алуны уздырудагы казанышлары өчен» медале (2012), Түбән Кама районы башлыгының Рәхмәт хаты, (2012), «Казанда 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада» медале (2014), Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәт хаты (2014), «Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алуны уздырудагы хезмәтләре өчен» медале (2016), Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәт хаты, «Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен» медале(2018) белән бүләкләнгән.




Все контакты