28—30 август көннәрендә Казанда «БРИКС илләре диксилендлары һәм этно-джаз ансамбльләре съезды» Халыкара фестивале узачак. Анда Россия, Һиндстан, Эфиопия, Бразилия, Кытай, Иран, Куба һәм Төркиядән 22 коллектив катнашачак.
Фестивальнең беренче көнендә 20:00 сәгатьтә «Мир» кинотеатрында, Балыкчы бакчасында һәм Кабан күле буенда «Поющие под дождем» һәм «Привет, Долли» джаз фильмнары күрсәтеләчәк.
29 августта 14:00 сәгатьтә Бауман һәм Петербург урамнарында джаз оркестрлары чыгыш ясаячак. Кич белән Бауман һәм Петербург урамнарыннан алып Г.Камал исемендәге театрга кадәр диксилендлар парады узачак.
18:30 да Г.Камал исемендәге театр сәхнәсендә зур фестиваль концерты башлана. БРИКС диксилендларының җыелма оркестры популяр татар җыры «Ай былбылым»ны һәм башка танылган композицияләрне башкарачак. Шул ук көнне 20:00 сәгатьтә Балыкчы бакчасында «Мы из джаза» фильмын, ә Аксенов скверында «Одержимость» фильмын күрсәтәчәкләр.
Фестивальнең соңгы көнендә, 30 августта, 11:00 сәгатьтән кунакларны «Әкият» курчак театры янында, «Крылья советов» паркында, Горки-Әмәт урманында һәм Урицкий исемендәге паркта музыкантларның искитмәле чыгышлары көтә. Джаз коллективларының Кабан күлендә көймәдә, «Москва» ял итү судносында, ике катлы экскурсия автобусында һәм шәһәр трамвайларында чыгышлары аерым атмосфера тудырачак. Бәйрәмнең кульминациясе «БРИКС Халыкара җыелма оркестры» чыгышы булачак, ул 18:00 сәгатьтә «Казан» Гаилә үзәге янындагы сәхнәдә узачак.
Программа белән
сайтта танышырга була.