В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Июнь башыннан Казанда трамвай юлларына агымдагы ремонт эшләре алып барыла. Юлларны төзекләндерү эшләре ике юнәлештә: Вахитов мәйданыннан Борисково төененә кадәр 4,5 км озынлыкта, шулай ук Химия урамыннан Трамвай урамына кадәр (8 км) юл участогында төгәлләнгән. 1250 шпал алыштырылган һәм 22 җылылык компенсаторы урнаштырылган.
П.Лумумба урамыннан Габишев урамына кадәр 8,2 км озынлыкта ике як юнәлештә һәм Арбузов урамыннан «Солнечный город»ка кадәр 9,3 км озынлыкта ике як юнәлештә эшләр алып барыла.
Барлыгы «Метроэлектротранс» ААҖ балансындагы 142 км юлның 30 километрын ремонтларга, 3000-гә якын искергән шпалны алыштырырга, 71 температура компенсаторы урнаштырырга, юлларны төзекләндерергә планлаштыралар.
18-нче августтан 20-нче августка кадәр Сәетгалиев урамында юл полотносын реконструкцияләү эшләре башкарылуга бәйле рәвештә тимер юл вокзалыннан Глазунов урамына кадәр 5-нче номерлы трамвай маршруты вакытлыча кыскартылачак.
Июнь ае һәм июль ае эчендә башкарылган эшләр нәтиҗәсендә тоткарлыклар саны, трамвай вагоннарының эшсез торулары саны 49%-ка һәм юл-транспорт һәлакәтләренең саны – 2019 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 8%-ка кимегән.