Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
11.09.2023, 08:53

Җәен Казанның муниципаль пляжларында тугыз кеше коткарылган

Казанда су коену сезоны тәмамланды. Бу җәйдә җиһазландырылган муниципаль пляжларда һәм ял итү урыннарында Казанның «Сулыкларда коткару җәмгыяте» коткаручылары тарафыннан бер генә үлем очрагына да юл куелмаган. Хезмәткәрләр тугыз кешенең гомерен саклап калганнар, 578 ял итүчегә беренче ярдәм күрсәтелгән. Көн саен пляжларда дүрт коткаручы дежур торган. Барлыгы ял итүчеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен 60 коткаручы әзерләнгән. Барлык коткару постлары кирәкле җиһазлар һәм җайланмалар белән комплектланган.

Суда кешеләр үлеменең барлык очраклары су коену өчен җиһазландырылмаган һәм тыелган урыннарда килеп чыккан, анда 1 нче июньнән 31 нче августка кадәр 13 кеше батып үлгән. Аларның сигезе исерек булган. Дүрт кеше тәүлекнең караңгы вакытында коену аркасында үлгән. Өлкәннәр тарафыннан тиешле күзәтү булмау сәбәпле бер бала батып үлгән.

Исегезгә төшерәбез, шәһәрлеләрнең һәм кунакларның ялы өчен Казанда биш муниципаль пляж билгеләнгән иде: «Локомотив», «Түбән Заречье», «Тирән күл», «Зур Аккош күле», «Комсомольский» пляжы, шулай ук «Аккош күле», «Зөбәрҗәт күле» күле ярларында һәм Җиңү паркында оештырылган өч ял урыны.

Су коену сезоны башланыр алдыннан әзерлек эшләре үткәрелде: су төбен тикшерү, су һәм комны лаборатор тикшерү, коткару постлары һәм пляж җиһазлары элементлары биналарына косметик ремонт ясау, суда һәм җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре булган мәгълүмати стендлар урнаштыру.

Су коену сезоны чорында Казан «Сулыкларда коткару җәмгыяте» һәм Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча ЮХИДИ хезмәткәрләре профилактик эш белән актив шөгыльләнделәр. Алар ял итүчеләр арасында суда куркынычсызлыкны пропагандалау буенча 36 акция үткәрделәр, шул исәптән батып үлүчеләргә ярдәм күрсәтү ысулларын өйрәттеләр һәм балалар өчен йөзү буенча дәресләр уздырдылар. «Түбән Заречье» пляжында 8 нче июньдә «Йөзәргә өйрән» бөтенроссия акциясе үткәрелде.

Башкарма комитетның Гражданнарны яклау идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә 859 патрульлек үткәрелде, алар вакытында ял итүчеләр белән 2270 әңгәмә уздырылды, суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре буенча 3 меңнән артык белешмә таратылды.

Моннан тыш, пляжларны һәм ял урыннарын Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе хезмәткәрләре даими күзәтте. Рейдлар барышында хокук бозучыларны административ җаваплылыкка тарту белән 67 хокук бозу очрагы бетерелде: нигездә вак хулиганлык, җәмәгать урынында исерек килеш йөрү һәм алкоголь продукциясен эчү өчен.

Барлык пресс-релизлар