Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.05.2023, 10:02

19 нчы майда Казан паркларында җәйге сезон башлана

19 нчы майда Горки-Әмәт урманы сәхнәсендә Казан паркларында җәйге программа старт ала. Тамашачыларны «нееет, ты что» төркеме катнашындагы концерт, фудкорт, төрле активлык зоналары, бүләкләр уйнату һәм Казан паркларының җәйге программасы белән танышу көтә. 

Җәйге сезонда Казан паркларында ике музыкаль кичәдән торган «Октава» сериясе узачак: проект май аенда Лядской бакчасында классик концерт белән башлана. Икенче концерт Кабан күле буенда узачак һәм инклюзив бәян белән бәйле булачак. 

Үзләрен стендап жанрында сынап карарга теләүчеләрне сайлап алу буенча заявка кампаниясе тәмамланды. Казанның Stand Up клубы остазлары белән бергә алар кечкенә чыгышлар әзерләячәкләр һәм паркларда стендап форматында 3 концертта катнашачаклар. 

Июнь аенда Горький исемендәге паркта Парклар һәм скверлар дирекциясе Enter белән берлектә музыкаль программа, җирле учреждениеләрдән фудкорт һәм партнерлык зоналары белән беренче төнге гастрофестиваль оештыра. 

Июль аенда биредә үк яшел кырда фудкорт, музыкаль һәм балалар программасы белән ике көнлек фестиваль узачак, анда легендар парк гастрофестивальләре – туңдырма фестивале һәм «Гриль-фест» берләшәчәк һәм җәйге десерт һәм ит яратучыларны җыячак. 

Мәхәббәт, гаилә һәм тугрылык көнендә «Казан» гаилә үзәгенең күзәтү мәйданчыгында традицион гастрономия кичке ашы узачак. Ә айга бер тапкыр биредә сервировка буенча мастер-класслар узачак. 

Горький паркы өченче тапкыр Идел буе төбәге халыкларының мәдәни диалогы өчен популяр мәйданчык булган «Итил» Идел буе халыклары фестивален кабул итәчәк. 

Җәйге программа кысаларында беренче тапкыр Yummy Music лейблының Казан артистлары белән берлектә бөек татар артисты Илһам Шакиров мирасына багышланган концерт-трибьют узачак. Ә 30 нчы августта Түбән Кабан күле территориясендә дүртенче тапкыр «Милли кием» узачак – Казан шәһәре көнен һәм Татарстан Республикасы көнен үз халкының милли костюмында каршы алу шәһәр традициясенә әверелде. 

«Черек күл» паркы җәйге сезонда ачык лекторий форматында эшләячәк. Биредә Казан Кремле, Skillbox онлайн-мәктәбе һәм Milmax фәнни җәмәгатьчелеге катнашында белем бирү лекцияләре узачак. «Инсайт» институты психологлары белән очрашулар, lLinguaLike инглиз һәм төрек телләре дәресләре һәм Казан мәдәният идарәсе оештырган «Мәдәни мохит» вакыйгалары дәвам итәчәк. 

Июнь аенда паркта ярминкә һәм лекция программасы белән «Смена» китап фестивале узачак. Моннан тыш, шәһәр халкы һәм җәмгыятьләр арасында беренче зур интеллектуаль турнир планлаштырылган. 

1 нче майда «Черек күл» паркында Җәйге йорт ачыла, аның резидентлары булып каһвәханә, китап, чәчәк һәм мультибренд кием кибете, шулай ук судно моделе спортын яратучылар өчен клуб тора. Тиздән биредә туристлык-мәгълүмат үзәге эшли башлаячак. 

Беренче җәйге сезон Салават Күпере торак районы паркында көтелә: биредә спорт тренировкалары, кино күрсәтүләр, бию кичәләре, памп-тректа һәм стритбол-мәйданчыкта мастер-класслар, эт асраучылар өчен чаралар башлана. Июнь аеннан җәмәгать киңлеге остаханәсе яңа форматта эшләячәк: ял көннәрендә биредә балалар һәм өлкәннәр өчен мастер-класслар планлаштырылган, ә эш көннәрендә павильон коворкинг форматында эшләячәк. Барлык вакыйгалар турында «Салават Күпере» торак районы паркының яңа Телеграм-каналында хәбәр ителәчәк. 

Кабан күле буенда йога, кроссфит һәм йөгерү дәресләре башланды инде. Орнитологлар һәм биологлар белән экскурсияләр, кыска очрашулар, татар сөйләм клубы очрашулары һәм бию вакыйгалары планлаштырылган. Традиция буенча Кабан күле яр буе «КультТорг» һәм «Печән базары» шәһәр фестивальләрен үткәрү мәйданчыгы булачак. 

5 нче майда Кабан күле яр буенда барбекю-зона ачыла. Барлык теләүчеләр дә bbqkaban.ru сайты яки 245-45-65 телефон номеры буенча бронь ясый ала. 

Бу атнада Кабан күле буенда кино күрсәтү сезоны «Кино вакыты» җәмгыяте белән берлектә башланачак. 5 нче майда «Казан» гаилә үзәге парковкасында автокинотеатр ачылды – кино күрсәтүләр биредә айга бер тапкыр узачак. «Крылья Советов» паркында «Ретро-пәнҗешәмбе» кино күрсәтүләр сериясе дәвам итәчәк. Ачык һавада кино карау традициясен бу җәйдә Аксенов исемендәге скверда яңадан торгызачаклар. Җәйге сезон кысаларында Казанның җәмәгать киңлекләрендә шулай ук «Хәрәкәттә – бәрәкәт»нең татар телендә 6 иҗади һәм спорт дәресе узачак. 

Бауман җәяүлеләр урамында экскурсияләр, концертлар һәм ди-джей-сетлар үткәрү планлаштырыла. Бауман урамының җәйге программасындагы берничә вакыйга танылган аш-су остасы Юныс Әхмәтҗановның тормышына һәм эшчәнлегенә багышланачак: тематик күргәзмә ачылачак, экскурсияләр узачак, учреждениеләр белән берлектә махсус меню эшләтеп җибәреләчәк. 

Айга ике тапкыр «Крылья Советов» паркында һәм айга бер тапкыр Сәетгалиев исемендәге мәдәният йорты янындагы паркта «Бию мәйданчыгы»н уздыру планлаштырыла. 

Җәйге программа вакыйгаларының бер өлеше инвалидлар өчен яраклаштырылачак. Мәсәлән, «Крылья Советов» паркында сурдотәрҗемәче һәм тифлокомментатор озатуында кино күрсәтүләр, шулай ук «Ак чәчәкләр» бульварында сурдотәрҗемәче белән балалар курчак спектакле күрсәтеләчәк. Ә айга бер тапкыр Аккош күле урман паркы территориясендә саңгырау һәм начар ишетүче кешеләр өчен хайкинг, ягъни җәяүле сәяхәт үткәреләчәк. 

Паркларда җәйге программа экологик чаралар сериясен үз эченә ала. Горки-Әмәт урманында балалар экологик лагереның ике сменасын үткәрү планлаштырыла. Монда инде алтынчы сезон җәмәгать бакчасы эшләячәк, анда шәһәр халкы чәчәкләр, җиләкләр һәм җиләк-җимешләр утырта. Шундый ук проект быел Салават Күпере паркында да старт алды. 

«Ак чәчәкләр» бульварындагы бакчачы мәктәбе яңа проект булып тора. Ул бакчачылык белән кызыксына башлаучыларга юнәлтелгән. 

Төзекләндерелгән Зур Зәңгәр күл территориясендә экоүзәк эшли башлаячак, анда балалар һәм өлкәннәр өчен мастер-класслар узачак. 

Казансу ярларында казанлыларга таныш булган чаралар – плоггинг, каякинг, виндсерфинг, йөзү һәм волейбол турниры узачак. Икенче сезон «Шәһәрле-галим» махсус проекты – экология темасына теоретик һәм практик дәресләрне үз эченә алган шәһәр лабораториясе эшләячәк. Узган ел ул 1000 катнашучыны җәлеп итте. 

Шәһәрлеләргә яңа велосипед җәяүлеләр маршрутларын, шул исәптән Кремль дамбасы буйлап велосипед юлын сынап карарга тәкъдим ителәчәк. 

«Лапа дружбы» хәйрия акциясе казанлыларны йортсыз хайваннар өчен шәһәр приюты карамагындагылар белән таныштыруны һәм яңа дүрт аяклы дус табарга ярдәм итүне дәвам итәчәк. Акцияләр дүрт паркта планлаштырылган. 

Паркның нәни кунаклары өчен программа традицион балалар барахолкаларын һәм иҗади мастер-классларны үз эченә алачак. «Ак чәчәкләр» бульварында яшүсмерләр өчен бию осталык дәресләре һәм стритбол үткәреләчәк. Балаларны яклау көненә «Континент» паркында балалар бию фестивале узачак, анда Казанның иң яхшы балалар коллективлары бер сәхнәдә очрашачак. 

Спорт программасы Timerman йөгерү берләшмәсе белән берлектә Кабан күле яр буенда, Горки-Әмәт урманында, Салават Күпере паркында, Урицкий паркында, «Черек күл» паркында һәм Казансу яры буенда оештырылган тренировкаларны үз эченә ала.

Йога һәм стретчинг дәресләре «Казан» гаилә үзәгенең күзәтү мәйданчыгында оештырылачак. Җәй дәвамында паркларда баскетбол буенча ачык тренировкалар узачак. Ә Yaratam Chess шахмат клубы белән берлектә проект шахмат уйнарга яратучыларны берләштерәчәк: паркларда клубның ачык очрашулары, шулай ук һәвәскәрләр турниры һәм бер үк вакытта уйнау сессияләре узачак. 

Шәһәр паркларындагы чараларның тулы программасы белән Казанның парклар һәм скверлар дирекциясенең социаль челтәрләрендә һәм Казан Мэриясе сайтында танышырга мөмкин.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 15.05.2023
Видеорепортаж
15.05.2023 12:27
19 нчы майда Казан паркларында җәйге сезон башлана
Барлык пресс-релизлар