В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
ТР Президенты аңа сәламәтлек теләде һәм бүләкләр белән чәчәк бәйләме тапшырды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче февраль). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казаннан Евдокия Михайловна Солдатованы 100 яшьлек юбилее белән котлады.
Евдокия Солдатова Лаеш районының Березовка авылында күп балалы крестьян гаиләсендә туган. Бөек Ватан сугышы елларында тегү фабрикасында тегүче булып эшләгән. Пенсиягә «Холод» ААҖдән чыккан.
1935 елда Евдокия Солдатова кияүгә чыккан, биш бала тапкан (икесе бәләкәй чакта үлгән). Хәзер Евдокия Михайловна, тыл хезмәткәре буларак, социаль яклау бүлегендә исәптә тора.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Евдокия Солдатованы 100 яшьлек юбилее белән котлады һәм чәчәк бәйләме бүләк итте, бүләкләрен тапшырды. Ул шулай ук Евдокия Михайловнага нык сәламәтлек һәм озын гомер теләде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Рөстәм Миңнехановны, бәйрәм табынына чакырып, чәй белән сыйладылар.
Чарада шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин катнашты.