В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Әлеге күренеш су торбасын үзәкләштерелгән челтәргә тоташтыру эшләре белән бәйле
Денис Гордийко фотосы
Казанның Совет районында урнашкан кайбер йортларда бер тәүлек тирәсе су булмаячак. Әлеге күренеш Себер трактында яңа сузылган су торбаларын үзәкләштерелгән су челтәренә тоташтыру эшләре белән бәйле.
Су 28 апрель көнне 9:00 сәгатьтән 29 апрель 9:00 сәгатькә кадәр түбәндәге адреслар буенча туктатыла:
Себер тракты, 27а, 29, 29 1, 2, 3, 4, 5, 6 корпуслар; 29 а, б, в, р корпуслары; 29в 7 корпус, 31, 31а, 31б, 31е, 31 төз.1, 2; 33;
Троицк урманы урамы, 1, 20, 22, 24, 24а, 25, 25а, 25б, 26, 28, 29, 29 1, 2, 3, 4, 5, 6 корпуслар; 29а 1 корпус, 29б, 29/1, 30в, 30г, 30д, 32, 38, 41, 43, 43а, 43д, 45, 47, 50;
Заря бакча-дача ширкәте;
Светоч коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәте;
Дружба-1 бакча-дача ширкәте;
Совет районы администрациясе карамагындагы бакча-дача ширкәте.
Сулы автоцистерналарны +7(843)231-62-60 телефон номеры аша кабул ителгән гаризаларда күрсәтелгән адреслар буенча урнаштырачаклар, дип хәбәр итә «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе матбугат хезмәте.