В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанлылар KZN.RU порталында әлеге участокны үстерү турындагы идеяләре белән 6-нчы августка кадәр уртаклаша ала.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче август). Казанда Нокса елгасы буйлап территорияне төзекләндерү буенча сораштыру төгәлләнеп килә. Шәһәр халкы KZN.RU порталында яңа иҗтимагый киңлекнең нинди булачагы турында үз идеяләре белән 6-нчы августка кадәр уртаклаша ала.
Төзекләндерү эшләре Нокса елгасы буенда, «Весна» паркыннан, Мамадыш трактындагы күпер астында, «Светлая долина»торак комплексы буенда башкарылачак. Проектны Казан Мэриясе каршындагы иҗади төркем эшли.
Сораштыруда катнашучылар әлеге территориянең өстенлекләре һәм җитешсезлекләре турында сөйли, шулай ук аның үсешенең үз күзаллаулары белән уртаклаша алалар. Шулай итеп, шәһәр халкы яңа иҗтимагый киңлектә этләр йөртү өчен мәйданчык һәм башка функциональ зоналар кирәкме дигән сорауларга җавап бирәчәк, анда кафены һәм башка объектларны урнаштырырга уңайлырак булачак.
Халык фикере, аны максималь уңайлы итү өчен, булачак парк проектын эшләгәндә исәпкә алыначак.