В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чарада балалар үзләренең уенчыкларын, китапларын, киемнәрен һәм кул эшләнмәләрен сата, бүләк итә һәм алмаша алалар
13 нче сентябрь, шимбә көнне «Елмай» паркында балалар өчен кирәк-яраклар белән алмашу буенча сезонның соңгы ярминкәсе үтәчәк. Яшь казанлылар чарада үзләренең уенчыкларын, китапларын, киемнәрен һәм кул эшләнмәләрен сата, бүләк итә һәм алмаша алачак.
Иҗтимагый киңлек сәхнәсе янындагы мәйданчыкта 25 сәүдә ноктасы эшләр дип көтелә. Бу балалар өчен үзләренең әйберләрен ышанычлы кулларга тапшыру мөмкинлеге белән бергә, товарларга бәя кую, исәп-хисап ясап финанс тәҗрибәсе туплау буенча да менә дигән чара булып тора.
Сатудан тыш, чарада катнашучы 6 яшьтән 12 яшькә кадәрге балалар өчен шәһәрнең телләр өйрәтә торган бер мәктәбе 12:30–13:00 вакыт аралыгында интерактив мастер-класс үткәрәчәк.
Кирәк-яраклар белән алмашу ярминкәсендә катнашу өчен теркәлү үтәргә кирәк. Ул сәгать 17:00 дә ачылачак, дип хәбәр итә шәһәрнең парклар һәм скверлар дирекциясе. Кирәк-яраклар белән алмашу ярминкәсе сәгать 11:00 дә башлана.