В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Зарарланган 58 кеше Казанда яши.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче гыйнвар). Татарстанда 92 яңа СОVID-19 авыруы очрагы теркәлгән, шул исәптән 58 очрак – Казанда. Авыруның 11 очрагы читтән кайтучыларда, калганнары – контактлы. 54 кеше хастаханәгә озатылган, 38 кеше өйләрендә дәвалана.
7-нче гыйнварга Татарстанда пандемиянең бөтен чорында COVID-19 авыруының 43 мең 353 очрагы теркәлгән. 36 мең 760 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 63 – узган тәүлектә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлек эчендә16 мең 735 яңа авыру очрагы теркәлгән. Барлыгы илдә 10 млн 618 мең 35 кеше авырган, 9 млн 645 мең 712 кеше сәламәтләнгән.
Исегезгә төшерәбез, коронавируска каршы прививканы поликлиникаларда гына түгел, ә вакцинациянең мобиль пунктларында да ясатырга мөмкин. Алар мәдәният учреждениеләрендә, сәүдә үзәкләрендә, кредит оешмаларында һәм башка урыннарда урнашкан. Адреслары һәм аларның эш режимы KZN.RU порталында бастырылган.