В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Яңа уку елында Казан мәктәпләрендә 144 мәктәп рестораны эшләячәк, бу ашханәләрнең 80% ын тәшкил итә.
Фото: Марат Мөгыйнов
Шәһәр башлыгы сөйләвенчә, соңгы биш елда Казанда 7,6 мең бала өчен 34 балалар бакчасы, 17 мәктәп һәм өстәмә уку корпуслары төзелгән. Объектлар федераль программалар һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән төзелгән. «Россия Федерациясе субъектлары башкалалары арасында төзелгән мәктәпләр, балалар бакчалары, сәламәтлек саклау учреждениеләре, төзекләндерелгән мәдәният объектлары саны буенча безгә тиңнәр юк», – дип билгеләде Мэр. «Бу – яңа буын мәктәпләре һәм бакчалары, чын мәгариф сарайлары, аларда уку процессы, ял итү, талантларны үстерү, спорт белән шөгыльләнү, сыйфатлы туклану өчен бар нәрсә дә бар», – дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
И.Метшин сүзләренә караганда, яңа уку елында Казан мәктәпләрендә 144 мәктәп рестораны эшләячәк, бу ашханәләрнең гомуми саныннан 80% ын тәшкил итә.
Быел җәй шәһәрнең 29 уку йортының 30 азык-төлек блогында ремонт эшләре узды, шулай ук 18 нче номерлы гимназиянең яңа корпусында төшке аш залы ясалды. «Мәктәп укучыларының кайнар ризык кабул итү өчен генә түгел, аралашу, коммуникация өчен дә урыннары булырга тиеш», – дип өстәде ТР башкаласы җитәкчесе.
Исегезгә төшерәбез, бу уку елында укучылар өчен түбәндәге яңартылган учреждениеләр үз ишекләрен ачачак: 131 нче номерлы лицей, 143 нче номерлы һәм 173 нче номерлы мәктәпләр, 18 нче номерлы гимназия. Соңгысында төп бинага янкорма төзелде, шуның аркасында уку йортының проект егәрлеге 300 укучыга артачак. 1 нче сентябрьгә 18 нче номерлы гимназия 670 укучыны кабул итәргә әзер булачак.
Моннан тыш, шәһәрнең белем бирү оешмаларында җылыту сезонына инженерлык коммуникацияләрен әзерләделәр. 16 объектта опрессовка һәм гидроюдырту үткәрелгән. Шулай ук 600 метр озынлыктагы челтәр ремонтланган һәм тузган җылылык радиаторлары алыштырылган.