Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
10.06.2025, 10:18

«Сез Татарстанның төп яклаучысы һәм сез безнең лидер»: МХО сугышчысының хатыны Рөстәм Миңнехановтан аның алдагы сайлауларда катнашуын сорады

Республикада бердәм тавыш бирү көне 14 сентябрьдә булачак

Татарстан рәисе Рөстәм Миңнехановка ТР башлыгын сайлауларында катнашуын сорап, махсус операция сугышчысының хатыны Римма Сыдыкова мөрәҗәгать итте. Аның сүзләренчә, Рөстәм Миңнеханов һәрвакыт республика мәнфәгатьләрен яклый.

«Ватанны саклаучылар» фондының социаль координаторы, МХО сугышчысының хатыны, өч бала анасы Римма Сыдыкова «Восхождение» тернәкләндерү үзәгендә узган очрашуда республика рәисеннән үз кандидатурасын тәкъдим итүен сорады. Очрашу социаль хезмәткәр көненә багышланган иде.

«Сез Татарстанның төп яклаучысы һәм сез безнең лидер», – диде ул Рөстәм Миңнехановка һәм тормыш иптәшеннән, шулай ук аның полкташларыннан сәлам тапшырды. Хәзер сугышчылар махсус операция зонасында.

Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, махсус операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм хакимияттә һәрвакыт өстенлекле булачак, дип ышандырды. Республика рәисе шулай ук Римма Сыдыкованың тормыш иптәшенә һәм аның белән бергә хезмәт итүче барлык сугышчыларга сәламләү сүзләрен җиткерүен сорады.

Татарстанда бердәм тавыш бирү көне 2025 елның 14 сентябрендә узачак.

Барлык яңалыклар