В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казан командасының көндәшләре булып «Факел», «Урал» һәм «Газпром-Югра» торачак.
Фото: «Зенит-Казан» ВК
Беренче ярымфинал матчында «Зенит» волейболчылары Уфадан көндәшләре белән уйнаячак - очрашу 6-нчы ноябрь 19.00 сәгатьтә «Санкт-Петербург» волейбол үзәгендә узачак.
7-нче ноябрьдә мәйданчык хуҗалары «Газпром-Югра» командасы белән, ә 8-нче ноябрьдә - «Факел» белән уйнаячак. Ике матч та 17.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр ителә Казан клубы сайтында.
Ике башка төркемдә ярымфинал очрашулары Мәскәүдә һәм Ханты-Мансийскта узачак. Россия Кубогының «дүртлек финалы» 25-26-нчы декабрьдә Санкт-Петербургта узачак.
Исегезгә төшерәбез, «Зенит-Казан» алты тапкыр рәттән һәм үз тарихында тугыз тапкыр Россия Кубогы иясе булды.