Бүген, 27 августта, Иске Татар бистәсе территориясендә бушлай чаралар узачак. Казанлылар өчен мастер-шоу, өстәл хоккее буенча турнир һәм ачык һавада кино күрсәтү булачак.
15:00 тән 17:00 гә кадәр җәйге сәхнәдә барлык теләүчеләр өчен өстәл хоккее буенча турнир узачак. Өстәл уенын яратучыларның барысын да Каюм Насыйри урамындагы 26 йорт адресы буенча чакыралар. Катнашу өчен
сылтама буенча теркәлү кирәк.
Шул вакыйга белән беррәттән 15:30 дан 17:30 га кадәр Ш.Мәрҗани йорты ишегалдында кашык осталыгы буенча мастер-шоу булачак. Һәр кеше үзенең агач кашыгын булдыра алачак. Мастер-класска теркәлүне
сылтама буенча узарга мөмкин.
Кичәне Ш.Мәрҗани йорты ишегалдында «Моң. Аңлатма» фильмын карау тәмамлый. Фильмның сюжеты тәрҗемә ителмәслек татар сүзенә багышлана. Ул күңел халәтен дә, көй һәм омтылышны да аңлата. Фильмда төшкән җырчылар, тарихчылар, филологлар, шагыйрьләр һәм композиторлар татар телендәге «моң» сүзенең мәгънәсе турында фикер йөртә, дип хәбәр итә бистәнең матбугат хезмәте. Фильмны карау өчен
сылтама буенча теркәлү узарга кирәк. Башлана 18:00 сәгатьтә.
Чара «Татарстанда җәй»
проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.