В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Үзәк Минск урамындагы 20 нче йортта урнашкан
Фото: vk.com/utk_kzn
(Казан шәһәре KZN.RU, 15 нче ноябрь). Совет районында менталь тайпылышлары булган кешеләр өчен «Тормышка юл» икенче укыту-күнекмә фатиры ачылды. Ул Минск урамындагы 20 нче йортта урнашкан. Балаларның беренче төркемнәре инде дәресләр уза башлаган.
Төп үзенчәлекләренң берсе – иҗади һәм һөнәри компетенцияләргә басым ясау: вак моторика, күзаллау һәм социализация үсеше. Моннан тыш, балаларны компьютер грамоталылыгына өйрәтәләр, дип хәбәр итә ТР башкаласының Совет районы администрациясе.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда менталь тайпылышлары булган балалар өчен беренче укыту-күнекмә фатиры узган елның җәендә Казанның Зәкиев урамында ачылды. Биредә Мэр Илсур Метшин булды, ул үзенчәлекле балаларның әти-әниләре белән аралашканда шәһәрнең һәр районында шундый фатирлар ачарга кушты.
Июнь аенда проектның быелгы Президент грантлары фондының икенче конкурсында иң яхшыларның берсе дип танылуы һәм хәзер масштабланачагы билгеле булды.