В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Катнашучылар урман буйлап скандинавия таяклары белән йөриячәкләр һәм бу территория турында мәгълүмат ала алачаклар.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче декабрь). 17-нче декабрьдә Рус-Немец Швейцариясендә сканди-треккинг узачак. Анда катнашучылар урман буйлап скандинавия таяклары белән йөриячәк, территория буенча экскурсияне экоактивистлар үткәрәчәк.
Чара 11:00 сәгатьтә башлана һәм ике сәгать дәвам итәчәк. Маршрутның старты һәм финишы – Миллениум күпере астында, «Урам» экстрим-паркы парковкасына керү юлында, дип хәбәр ителә Казансуның үсеш стратегиясе Instagram-аккаунтында.
Катнашучыларга скандинавия йөреше өчен махсус таяклар яки чаңгы таяклары, җылы әйберләр алырга киңәш ителә.
Катнашу бушлай, теркәлү сылтама буенча уза.