Бу ялларда, 13 һәм 14 сентябрьдә, казанлылар йорт хайваннарына котырудан бушлай прививка ясата алачак. Мобиль вакцинация пунктлары шәһәрнең өч бистәсендә һәм Салават күперендә урнашачак.
13 сентябрьдә 9:00 дан 11:00 гә кадәр йорт хайваннары хуҗаларын
Кадышево бистәсендә көтәчәкләр (Р.Зорге ур., 6б). Вакцинацияне
Займище бистәсендә (Бирюзовый тыкрыгы, 5) 10:00 нан 12:00 гә кадәр үткәрәчәкләр. Шулай ук шәһәр халкын йорт хайваннары белән 14:00 тән 16:00 га кадәр
Куземетьево бистәсендә Күзәмәт урамындагы 55 нче йорт янында көтәчәкләр. 10:00 нан 15:00 кә кадәр вакцинацияләү
Краснооктябрьск бистәсендә (Центральная ур., 1) узачак.
Икенче көнне 10:00 нан 12:00 гә кадәр вакцинацияләүне
Салават күперендә Наил Йосыпов урамындагы 9 нчы йорт янында оештыралар. Ә 14:00 тән 16:00 га кадәр ветеринарлар
Залесный бистәсендә (Тасма ур., 36) кизү торачак.
Котыру авыруыннан бушлай вакцинацияләү белән бер үк вакытта йорт хайваннарын чиплау һәм теркәү процедуралары узачак. Хайваннар хуҗаларына теркәлү турында тамгалы эт хуҗасы паспортын, салым түләүченең аныклау номеры (ИНН) һәм ветеринария паспортын күрсәтергә кирәк.
Татарстан Республикасы башкаласының дәүләт ветеринария клиникалары көн саен эшли. Казанның дәүләт ветеринария берләшмәсендә хәбәр итүләренчә, тулырак мәгълүматны +7(843)295-08-49 телефоны буенча белергә була.