Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.09.2025, 14:20

Ял көннәрендә Татарстан башкаласы бистәләрендә йорт хайваннарына котыру авыруына каршы бушлай прививка ясалачак

Йорт хайваннарына вакцина 20 һәм 21 сентябрь көннәрендә ясала

Ял көннәрендә, ягъни 20 һәм 21 сентябрьдә Казанның Авиатөзелеш, Киров һәм Идел буе районнары бистәләрендә этләргә һәм мәчеләргә котыру авыруына каршы бушлай прививка ясаячаклар. Әлеге эш Дәүләт ветеринария берләшмәсе белгечләренә ышанып тапшырылган.

Борисоглебск бистәсендә йорт хайваннары хуҗаларын 20 сентябрьдә сәгать 9:00 дән алып 12:00 гә кадәр Школьная урамы, 2а адресы буенча урнашкан чиркәү янында көтәләр. Аккош күле җирлегендә 7 нче номерлы бина янындагы мобиль ветпункт сәгать 10:00 дән алып 12:00 гә кадәр эшләячәк. Салмачы бистәсендә йорт хайваннарына прививка Центральная урамы, 18 йорт адресы буенча сәгать 10:00 дән 13:00 гә кадәр ясалачак.

Икенче көнне Северный бистәсендә вакцина ясау чарасы сәгать 9:00 дән 12:00 гә кадәр Давыдов урамы белән Литвинов урамы киселешендә, сәгать 12:30 дан алып 15:00 гә кадәр Үзәк Мариуполь урамы белән Литвинов урамы киселешендә оештырыла.

Йорт хайваннарына прививка Крутушка бистәсендә котельный бинасы янында һәм Щербаково торак массивында Дачная урамындагы һәйкәл янында сәгать 9:00 дән алып 11:00 гә кадәр ясалачак. Аккош күле территориясендә ветеринарлар сәгать 10:00 дән алып 12:00 гә кадәр кизү торачак. Отары бистәсендә вакцина Калинин урамындагы 60а номерлы йорт янында сәгать 10:00 дән 13:00 гә кадәр ясалачак.

Котыру авыруына каршы бушлай прививка ясау белән бергә белгечләр йорт хайваннарын теркәп барачак һәм аларга чип беркетәчәк. Хайван тотучы хуҗаларга теркәлү тамгасы булган эт хуҗасы паспортын, салым түләүченең идентификация номеры язылган документны һәм ветеринария паспортын күрсәтергә кирәк.

Татарстан Республикасы башкаласының дәүләт ветеринария клиникалары көн саен, хәтта ял көннәрендә дә эшли. Казанның дәүләт ветеринария берләшмәсендә хәбәр итүләренчә, тулырак мәгълүматны +7(843)295-08-49 телефон номеры аша белергә була.

Барлык яңалыклар