В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Экспертлар һәм шәһәр халкы катнашачак дискуссия Бөтендөнья икенчел эшкәртү көненә багышланган.
Фото: Денис Гордийко
Дискуссиядә мәгариф проектына һәм zero waste кибетенә нигез салучы Олеся Бесперстова, бер зур компаниянең тышкы коммуникацияләр буенча эксперты Алинә Гобәйдуллина, экомәктәпкә нигез салучы Екатерина Карпухина, «Чиста уеннар» проектының ТР буенча координаторы Максим Антонов, Казан кунакханәләренең берсендә тотрыклы үсеш менеджеры булып эшләүче Зөлфия Такташева, «Сула, Казан» проекты активисты Гүзәлия Гыйматдинова катнашачак.
Шәһәрлеләр белгечләр белән берлектә zero waste һәм аңлы куллану темалары чыннан да икенче планга китәме, ни өчен табигатькә сак караш әле дә зур әһәмияткә ия, экогадәтләрне саклауда мотивацияне ничек саклап калырга һәм хәзерге вакытта бизнесның тотрыклы үсеш принципларын яклау өчен компанияләр нәрсә эшләве турында сөйләшәчәкләр.
Дискуссиядә катнашучыларны иң яхшы сораулар өчен экокружкалар белән бүләкләячәкләр. Шулай ук шәһәрлеләр эшкәртелгән пластик капкачлардан ресайклинг буенча остаханәдә сувенир ясый һәм аны үзләре белән ала алачаклар.
Мастер-классларны 17:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр үткәрәчәкләр. Моннан тыш, ТР Милли китапханәсендә «экологик» киштә урнаштырылачак.
Дискуссия ТР Милли китапханәсенең конференц-залында 19:00 сәгатьтә башлана. Керү бушлай, алдан теркәлергә кирәк.