В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
19-нчы мартта танылган Россия актерына багышланган экспозиция ачылачак.
Фото: социалистик көнкүреш музее
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче март). 19-нчы мартта Казан Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе ярдәмендә социалистик көнкүреш музеенда танылган Россия актеры Николай Караченцовка багышланган экспозиция ачылачак.
Тантананың махсус кунагы аның тол хатыны, РФнең атказанган артисткасы Людмила Поргина булачак. Н.Караченцовның гаиләсе Казан музеена гаилә архивыннан фотосурәтләр, исемле спорт формасын, актерның беренче гитарасын, аның яраткан теннис ракеталарын һәм башка гаилә ядкарьләрен тапшыру турында карар кабул итте.
Николай Караченцовны Казан белән әнисе, Янина Евгеньевна Брунак, ГИТИСны тәмамлап, шәһәрдә күпмедер вакыт яшәгән, Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында балетмейстер-куючы булып эшләгән факт бәйли.
Экспозициядә башкалар арасында актерның көнкүреш әйберләре һәм баш киемнәре күрсәтеләчәк: «Тиль» спектаклендәге колпак һәм «Человек с бульвара Капуцинов» культ фильмындагы эшләпә. Кунаклар совет чоры журналларын актара, җырлар белән винил пластинкалар тыңлый, «Совет киносы актерлары» открыткалары сериясен күрә, Н.Караченцов катнашындагы фильмнарны карый алачак.
Экспозицияне ачу 14.00 сәгатьтә булачак, дип хәбәр иттеләр музейда.