В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Барлыгы 373 контроль ноктада 12 мең 455 җәмәгать транспорты берәмлеге тикшерелде.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче апрель). Ревизорлар март аенда Казанның җәмәгать транспортында битлексез 8948 пассажирны ачыклаган. Рейдлар автобусларда, трамвайларда, троллейбусларда һәм метро станцияләрендә узды.
Барлыгы 373 контроль ноктада 12 мең 455 җәмәгать транспорты берәмлеге тикшерелде.
Тикшерүне Казан транспорт комитеты, «Пассажирлар ташуны оештыручы» муниципаль казна учреждениесе контроль-ревизорлык хезмәте, транспорт предприятиеләренең контроль-ревизорлык хезмәтләре уздырган.
Профилактик рейдлар дәвам итәчәк, дип хәбәр ителә шәһәрнең транспорт сайтында.