В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Документаль тасмада аның ничек төзелүе һәм ни өчен ЮНЕСКО мәчетне Бөтендөнья мирасы объектлары исемлегенә кертүе турында сөйләнә.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 21 нче май). Бүген «Мир» кинотеатрында «Кол Шәриф. Яңарыш» дип аталган яңа документаль фильмны ачык күрсәтү оештырылачак.
Бу – Казан Кремлендәге мәчет турындагы беренче фильм, ул милли символга әйләнде һәм дөньяның иң яхшы 100 мәчете һәм дөньяның иң яхшы 100 дини объекты исемлегенә керде. Фильмның геройлары – проектның идеологлары, архитекторлар, проектлаучылар, төзелештә катнашучылар, дин әһелләре.
Фильм нинди иҗади чишелешләр аркасында Кол Шәриф мәчете яңа татар архитектурасы үрнәге һәм уникаль сәнгать күренеше булып торуы, төп партнерларның проектка нинди өлеш кертүе, әлеге масштаблы проектның ничек тормышка ашырылуы һәм ни өчен ЮНЕСКО комиссиясе мәчетне бөтендөнья мирасы объектлары исемлегенә кертүе турында сөйләячәк.
Сеанс 12:00 сәгатьтә башлана. Керү ирекле, дип хәбәр ителә «Мир» кинотеатры сайтында.
Проект Мәдәни инициативалар президент фонды катнашында тормышка ашырылган.