В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шулай ук контроль-ревизорлык хезмәте хәрәкәтчән составтагы дезинфекция эшен дә тикшерде.
Фото: Транспорт комитеты
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче октябрь). Кичә Казанның җәмәгать транспорты пассажирлары һәм экипажлары тарафыннан битлек режимының үтәлүен тикшерү буенча рейд барышында 1658 хокук бозучы ачыкланган.
Автобусларда, трамвайларда, троллейбусларда һәм метрода тикшерүне Казан Транспорт комитеты хезмәткәрләре, «Пассажирлар ташу оешмасы» муниципаль казна учреждениесенең контроль-ревизия хезмәте, транспорт предприятиеләренең контроль-ревизия хезмәтләре үткәрде.
Барлыгы 31 шәһәр тукталышында һәм метро станцияләрендә 931 җәмәгать транспорты берәмлеге тикшерелде. Рейд нәтиҗәсендә тикшерүчеләр битлексез йөрүче 1658 пассажирны ачыклаган. Алар арасыннан 1602 пассажир шәхси саклану чараларын урында киде, ә 56 пассажир битлек булмау сәбәпле җәмәгать транспортыннан төшеп калды.
Шулай ук узган төндә «Пассажирлар ташуны оештыручы» муниципаль казна учреждениесенең контроль-ревизия хезмәте хезмәткәрләре, ташучыларның төнлә автобуслар салоннарын махсус дезинфекцияләүче чаралар белән эшкәртүне ничек дәвам итүләрен тикшерү өчен, шәһәр автотранспорт предприятиеләренә чыктылар. Тикшерү нәтиҗәләре буенча хокук бозулар ачыкланмаган, хәрәкәтчән составны эшкәртү тулы күләмдә башкарыла.
Соңгы тукталышларда контроль-ревизия хезмәте хезмәткәрләре кондукторларның Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте таләпләрен ничек үтәүләрен тикшерделәр. Исегезгә төшерәбез, рейска чыгар алдыннан һәр кондукторга дезинфекцияләү чаралары бирелә. Төшке аш тәнәфесе вакытында алар өстәмә рәвештә тоткычлар и утыргычларны эшкәртәләр. Маршрутларда профилактика чаралары тулы күләмдә уздырыла, дип хәбәр иттеләр Транспорт комитетында.
Исегезгә төшерәбез, кискен респиратор-вируслы инфекцияләр һәм грипп авыруларының сезонлы күтәрелүе чорында Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте җәмәгать транспортында дезинфекциянең агымдагы режимын көчәйтергә киңәш итте.