Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
02.06.2022, 17:24

Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында аутизмлы балалар турындагы фильмга тизер тәкъдим итәчәкләр

Тәкъдир итү «Шкодники» киножурналын күрсәтү кысаларында узачак.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 2 нче июнь). 7 нче июнь көнне Казандагы Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында режиссер Тимур Нәфыйговның «Девочка Ау» фильмы буенча тизерны тәкъдир итү булачак.

Кинотасма аутистик спектры бозылган кыз турында, ул туган авылыннан мегаполиска килә һәм югала. Күргәзмә «Шкодники» балалар киножурналының яңа сезоны кысаларында узачак. Сеанс 17:30 сәгатьтә башлана, керү ирекле, дип хәбәр итә «Кино вакыты» дирекциясе матбугат хезмәте.

«Девочка Ау» фильмы өстендә эш «Дети Ау» инклюзив студиясе» проекты кысаларында үткәрелә, ул РФ Президенты грантлары фондыннан ярдәм алган. «Бу актерлар өчен гади генә бурыч түгел, бик кызыклы сынау, үзенә күрә чакыру булды. Төп геройның сүзләре дә аз – берничә якты монолог кына. Башка геройларда да диалоглар күп түгел. Болар барысы да проектның концепциясе ягыннан шулай эшләнгән – гадәти мохитне аутистик спектрлары бозылган балалар дөньясына, бигрәк тә аларның кичерешләре, эмоциональ өлкәләренә алып керергә теләдек», – ди «Дети Ау» проекты җитәкчесе Альбина Нәфыйгова. «Дети Ау» проекты Казанда инклюзив практиканы киңәйтүгә юнәлдерелгән, ул 1 нче мәктәп базасында «Һәркем өчен мәктәп» автоном коммерцияле булмаган оешмасы белән берлектә уңышлы гамәлгә ашырыла, дип өстәде ул.

Фильмга тизер тәкъдим иткән көнне тамашачыларга «Шкодники» киножурналының Казан мәктәпләрендәге укучылар тормышы турында сөйләүче яңа миниатюралар сериясен тәкъдим итәчәкләр. Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында аниматорлар эше һәм холлда интерактив фотозона оештырылачак. Проектта катнашучыларны укыту һәм төшерү процессы тәмамлану белән шәһәрнең танылган телетапшырулар алып баручылары – Анастасия, Марат Дәүләтшин, Иван Игнатов, Ольга Лаврова котлаячак.

«Шкодники» проектының партнерлары – ТР Мәдәният министрлыгы, «Кино вакыты» кинопроектларына ярдәм итү һәм фестивальләрне оештыру дирекциясе, Казанның туклану һәм азык-төлек департаменты, «Казан әниләре» хәйрия оешмасы, «Гаилә канаты астында» төбәк иҗтимагый оешмасы, Казан дәүләт яшь тамашачы театры һәм башкалар.

Барлык яңалыклар