Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
21.03.2019, 10:53

Казан зоопаркында Фома исемле көрән аю һәм янутлар кышкы йокыларыннан уяндылар

Хайваннар үзләрен яхшы хис итә һәм тулы рационлы ашауга күчтеләр.

(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче март, Ксения Швецова). Казан зооботаника бакчасында кыргый хайваннар – Фомка кушаматлы 16 яшьлек көрән аю һәм 2 янут (енот-полоскун) кышкы йокысыннан уянды.

Фома ноябрь башында йокыга киткән. Февраль аенда аю сусавын басу өчен уянган - зоопарк хезмәткәрләре аңа сайлау өчен боз һәм кар тәкъдим иткәннәр. Бу нормаль күренеш –белгечләр сүзләренчә табигатьтә дә аюлар су эчәргә уяна. Февраль башында аю ешрак күтәрелә башлады, ә март башында бөтенләй йокысыннан уянды. Озак йоклаганнан соң, аюга үсемлек ризыгы гына ашаталар, ләкин бүген инде ул тулаем туклануга күчте.

Зоопаркта Фомадан тыш тагын 2 көрән аю – 39 яшьлек олы яшьтәге Кучум һәм 13 яшьлек Маша яши, алар быел кышкы йокыга китмәгәннәр. Казан зооботаника бакчасының “Ерткычлар” бүлеге мөдире Светлана Курбашкина аңлатып узганча, мондый хәлләр еш була. “Үз-үзеңне тоту үзенчәлекләре була, алар һава торышы белән бәйле түгел. Кайбер аеруча актив, тынгысыз, аюлар йокламый. Зоопарклар өчен бу гадәти күренеш”, – дип аңлатты ул.

Ерткычларның йокысын тоташтан кышы буе йоклау (спячка) дип әйтү дөрес түгел, дөресе - кышкы йокы (зимний сон), дип өстәде Светлана Курбашкина. Аның сүзләренә караганда, тоташтан йоклау - ул үзенә күрә анабиоз, ул вакытта хайваннар организмындагы бөтен тормыш цикллары тукталып тора, акрыная. “Безнең җәнлекләр алай ук нык йокламый, алар тынычсызлык фактларын тоемлый, аларның тән температурасы тиешле дәрәҗәдә түбән төшми. Бу табигатьтәге аю-шатуннарның да ниндидер сәбәпләргә ярсып җавап бирүләре, уянулары кебек", - дип аңлатты “Ерткычлар” бүлеге мөдире. Мәсәлән, янутлар көчле салкыннар вакытында яхшы йоклаган, ә гадәти вакытта көн саен ашарга уянган.

Бүген кышкы йокыдан уянган җәнлекләр барысы да көр һәм үзләрен яхшы хис итә, дип хәбәр итте С. Курбашкина.

Сүз уңаеннан, Казан зооботаника бакчасына гыйнвар аенда урнашкан зоопаркның яңа әгъзасы Терпей кушаматлы ак аю да үзен яхшы хис итүе белән мактана ала. С.Курбашкина сүзләренә караганда, ул яңа тормыш шартларына тиз җайлашкан, зоопарк хезмәткәрләренә ияләшкән, еш уйный. Хәзер ул аерым вольерда түгел, ә алга таба аның нәселен дәвам итәчәк “Малышка” исемле ана аю белән бергә яши.

Барлык яңалыклар