В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Хәрәкәтнең туктатылуы контакт челтәренә зыян килү белән бәйле
Денис Гордийко фотосы
Казанда берничә трамвай хәрәкәте вакытлыча туктатылган. Әлеге күренеш Зәкиев урамы-Ломжа урамы участогында контакт челтәренә зыян килү белән бәйле.
«Метроэлектранс» муниципаль унитар предприятиесе хәбәр иткәнчә, 5, 5а һәм 7 нче трамвайлар хәрәкәте вакытлыча туктатылган.
Хәзерге вакытта биредә предприятиенең авария хезмәте эшли.
Исегезгә төшерәбез, «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе 132 чакрымга сузылган трамвай юлына, 313 чакрым озынлыктагы трамвай һәм троллейбусларның контакт челтәренә хезмәт күрсәтә.
Хәзер шәһәрдә хәрәкәт итүче барлык составны электр белән туендыра торган 30 кече станция эшли. Шул ук вакытта инфраструктура шактый тузган булып санала: 131 чакрым контакт челтәрен, 35 чакрым кабель линиясен капиталь төзекләндерергә кирәк, ди белгечләр. Шулай ук электр белән туендыра торган 4 кече станцияне реконструкцияләү ихтыяҗы бар.
Җир өсте электр транспортының юлларын, кече станцияләрен һәм кабельләрне яңартуга 9 миллиард сум чамасы акча таләп ителә.
UPD: Хәрәкәт торгызылган