Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.08.2025, 12:53

Казанда Шәһәр һәм республика көнендә куркынычсызлыкны 1,5 мең полиция һәм Росгвардия хезмәткәре тәэмин итәчәк

Барлык бәйрәм мәйданчыкларын махсус өйрәтелгән этләре булган сапер-белгечләр һәм кинологлар тикшерәчәк

Республика көнен һәм Шәһәр көнен бәйрәм иткәндә, куркынычсызлыкны һәм тәртипне тәэмин итү өчен, 30 августта, Казанда 1,5 меңгә якын полиция һәм Росгвардия хезмәткәре җәлеп ителәчәк. Аларга шәхси сак оешмалары хезмәткәрләре, ирекле халык дружиналарында катнашучылар һәм муниципаль хезмәткәрләр дә кушыла. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе җитәкчесе Ринат Габитов хәбәр итте.

Казан мэры Илсур Метшин куркынычсызлык мәсьәләсенә тагын бер кат игътибар бирергә кушты. «Теләсә нинди мөһим вакыйгалар алдыннан без һәрвакыт кабатлыйбыз: республика дәрәҗәсендә дә, Россия дәрәҗәсендә дә зур, масштаблы һәм халыкара чаралар уздыру буенча бөтен команданың зур тәҗрибәсенә карамастан, һәр мәсьәләгә беренче тапкыр кебек якын килү мөһим. Тагын бер тапкыр барысын да контрольдә тотарга, җаваплыларны билгеләргә кирәк», – дип шәрехләде шәһәр мэры.

Бәйрәм чаралары башланыр алдыннан кешеләр күп җыелган урыннарны махсус өйрәтелгән этләр белән сапер-белгечләр һәм кинологлар тикшерәчәк. Бөтен шәһәр буйлап халык күп булган урыннарда полиция нарядлары тыгызлыгы артачак.

Моннан тыш, тикшерү-оператив төркемнәр эше көчәйтеләчәк һәм хәлне катлауландыру очрагына оператив резерв булдырылачак. «Кәҗә бистәсе», «Кремль» һәм «Габдулла Тукай мәйданы» метро станцияләрендә куркынычсызлыкка аерым игътибар бирәчәкләр, анда өстәмә постлар куячаклар.

Юл хәрәкәтен чикләгәндә бәйрәмне үткәрү урыннарында ЮХИДИ хезмәткәрләре хәрәкәтне җайга салачак.

Төп локацияләргә керү урыннарында куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен металл детекторлар, шартлау локализаторлары, тикшереп карау өчен өстәлләр һәм башка кирәкле җиһазлар урнаштырылачак.

«Автотранспорт йөрү маршрутлары үзгәрү һәм тикшерү чараларын уздыру белән бәйле вакытлы уңайсызлыкларга карамастан, шәһәр халкы һәм башкала кунаклары кабул ителгән куркынычсызлык чараларына аңлап карар дип ышанам», – дип шәрехләде Ринат Габитов.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 25.08.2025
Видеорепортаж
25.08.2025 13:03
Казанда Шәһәр һәм Республика көнендә иминлекне 1,5 мең полиция һәм Росгвардия хезмәткәре тәэмин итәчәк
Барлык яңалыклар