В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Мәйданчыкта берьюлы 160 спортчы шөгыльләнә алачак
«Тасма» физик тәрбия-спорт оешмасы базасында Җәядән ату буенча махсуслаштырылган үзәк төзелеше башланды. Спортчылар өчен 70 метр ераклыкка ату мөмкинлеге булган 96 метрга 50 метр зурлыктагы ябык манеж төзеләчәк.
Мәйданчыкта берьюлы 160 спортчы шөгыльләнә алачак. Спортчылар өчен сигез җиһазландырылган чишенү бүлмәсе каралган. Тамашачыларга исә 200 урынга исәпләнгән мобиль трибуналар әзерләнә.
Шәһәрнең Физик тәрбия һәм спорт комитетында хәбәр итүләренчә, бүгенге көндә «Тасма» спорт объекты базасында 93 җәядән атучы спортчы шөгыльләнә. Әлеге спорт мәктәбендәге җәядән ату бүлеге Татарстан территориясендә спортчыларны әзерләү өчен бердәнбер мәйданчык булып тора.
Бүген Россиянең генераль прокуроры Игорь Краснов һәм Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов рәсми рәвештә үзәк төзелешенә старт бирделәр.
Исегезгә төшерәбез, бүген «Ак Барс Арена» стадионында Россия Федерациясе генераль прокуроры Кубогына IV Бөтенроссия җәядән ату ярышларының ачылыш тантанасы үтте. Ярышларда Россиянең төрле почмакларыннан килгән 600 дән артык егет һәм кыз ике яшь категориясендә берничә дисциплина буенча көч сынашачак.