В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Заявканы 8 нче ноябрьгә кадәр җибәрергә була, җиңүчеләр акчалата призлар алачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 4 нче октябрь). Казанда коррупциягә каршы тематикага иҗади эшләр конкурслары башланды. Катнашучылар видеоролик, кыска видео яки плакатлар тәкъдим итә ала. Заявкалар мәктәп укучыларыннан, югары уку йортлары һәм махсус урта уку йортлары студентларыннан, шулай ук 35 яшькә кадәрге казанлылардан кабул ителә.
«Коррупциягә каршы юнәлештәге иң яхшы кыска видео» конкурсына 20-50 секундлык роликлар, «Коррупциягә каршы юнәлештәге иң яхшы видеоролик» конкурсына 3-5 минутлык роликлар кабул ителә. Видеолар mpeg4 форматында, минималь сыйфаты 1920x1080 пиксельдән артмаган һәм күләмее 1 ГБка кадәр булырга тиеш.
«Коррупциягә каршы юнәлештәге иң яхшы график плакат» конкурсында JPG яки PNG (297х420 мм) форматындагы 300 dpi сыйфатлы эшләр каралачак. Рәсем күләме 15 МБтан артмаска тиеш. Плакатта аның исемен, рус яки татар телләрендә аңлатма текстын, шулай ук авторның фамилиясен, исемен, яшен урнаштырырга кирәк.
Конкурсның җиңүчеләре һәм призерлары акчалата призлар алачак. Иң яхшы кыска видеога конкурста беренче урын өчен – 20 мең сум, икенче урын өчен – 15 мең сум, өченче урын өчен 10 мең сум күләмендә акчалата приз каралган. Иң яхшы видеоролик конкурсында җиңүче – 30 мең сум, икенче урын өчен – 23 мең сум, өченче урын өчен 17 мең сум алачак. Иң яхшы плакат бәйгесендә беренче урын өчен – 7 мең сум, икенче урын өчен – 5 мең сум, өченче урын өчен 3 мең сум каралган, дип хәбәр итәләр Казан Башкарма комитетының Контроль һәм коррупциягә каршы эш идарәсендә.
Катнашу һәм иҗат эшләренә заявкаларны 8 нче ноябрьгә кадәр тапшырырга кирәк. Аларны anticorr.kzn@gmail.com электрон почтасына, яки Казан, Кремль ур., 1, каб. 622 адресы буенча җибәрергә, яки күрсәтелгән адрес буенча шәхсән китерергә мөмкин.
Конкурсларның икенче этабына узган барлык эшләр дә Казанның җирле үзидарә органнарының рәсми порталында, «Коррупциягә каршы көрәш» өстәмә битендә урнаштырылачак. Икенче этапта 19 нчы ноябрьдән 29 нчы ноябрьгә кадәр ачык онлайн-тавыш бирү уздыру планлаштырыла, нәтиҗәләр 30 нчы ноябрьдә ясалачак. Өченче этапка һәр конкурс буенча иң күп тавыш җыйган 10 катнашучы узачак.
Бәйгенең нечкәлекләрен +7(843)299-17-09, +7(843)299-17-08 телефоннары буенча ачыкларга була.