Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
14.08.2025, 11:14

Казанда Бертуган Крестовниковларның элеккеге заводы фасадларын төзекләндерүнең икенче этабы башланды

Объектта аварияләргә каршы чаралар дәвам итә

Казанда Бертуган Крестовниковларның элеккеге заводының тарихи бинасын төзекләнлерүнең икенче этабына керештеләр — фасадларны торгызу эшләре башланды, дип хәбәр итә Мәдәни әһәмияткә ия объектларны саклау буенча ТР комитеты.

Фасад эшләре белән беррәттән аварияләргә каршы чаралар да дәвам итә. Кирпеч өеме төзекләндерелде инде, туфрак суларыннан саклану өчен гидроизоляция үткәрелә. Монолит плитә һәм диварларны салуга әзерлек бара. Узган елның февралендә башланган мәдәни мирас объектын масштаблы яңарту «СМУ-88» ширкәтләр төркеме тарафыннан алып барыла.

Wall мигъмарият бюросы җитәкчесе Рубен Аракелян тарафыннан эшләнгән бинаны җайлаштыру концепциясе Дәүләт экспертизасының уңай бәяләмәсен алды. Проект нигезендә, тарихи комплекста фатирлар, музейлар, рестораннар, кафе, спа-үзәк һәм бутиклар урнашачак. Проект белгечләр тарафыннан югары бәяләнде һәм биш дәрәҗәле федераль архитектура премиясе призеры һәм лауреаты булды.

Исегезгә төшерәбез, Бертуган Крестовниковлар заводының Тукай урамындагы 113 йорт адресы буенча урнашкан бинасы архитектура һәйкәле булып тора. Ул нәкъ менә монда 1855 елда зур стеарин-сабын кайнатуны җитештерүе белән дан тота.
Барлык яңалыклар