Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
11.06.2025, 12:07

Казанда җәмәгать киңлекләре өчен тавыш бирүчеләр арасында икенче бүләк уйнатуда җиңүчеләр билгеле булды

Икенче көнне ике 16 нчы iPhone һәм глэмпингта ялга сертификат уйнаттылар

2026 елда төзекләндерү өчен җәмәгать киңлекләрен сайлау буенча тавыш бирү кысаларында икенче бүләкләр уйнатуда җиңүчеләрнең исемнәре билгеле булды. Алар арасында ике 16 нчы iPhone һәм глэмпингта ял итүгә сертификат уйнатылды.

Конкурста катнашучылар сайтта парклар һәм скверлар өчен тавыш бирделәр, конкурсның барлык шартларын үтәделәр һәм кыйммәтле бүләкләргә ия булдылар. Алар – Максим Иванов (Чернобыль АЭСындагы авария нәтиҗәләрен бетерүчеләр скверы өчен тавыш биргән), Лиана Рәхмәтуллина (Дан скверы өчен тавыш биргән) һәм Ләйсән Ибраһимова (Дан скверы өчен тавыш биргән).

Бүләкләр уйнатуда катнашу өчен 12 июньгә кадәр ТР Дәүләт хезмәтләре порталында төзекләндерергә кирәк булган паркларның берсе өчен сылтама буенча тавыш бирергә кирәк. Тавыш бирүне раслап скриншот ясарга (тавыш бирү ахырында күрсәтелә). Вконтакте социаль челтәрендәге үз битеңдә 12 июньдә 20:00 гә кадәр «Мин _ _ _ өчен тавыш бирдем» (сайланган паркны күрсәтергә) һәм #голосуюзаказань #паркиказани хэштеглары белән бастырырга кирәк.

Җиңүчеләрне игълан итү 12 июньгә кадәр көн саен «Казан парклары һәм скверлары» төркеменең туры эфирында ВКонтакте социаль челтәрендә уза.

Исегезгә төшерәбез, тавыш бирүдә 14 яшьтән өлкәнрәк барлык татарстанлылар да катнаша ала. Яраткан җәмәгать киңлеге өчен үз тавышыңны ТР Дәүләт хезмәтләре порталында яисә «ТР хезмәтләре» мобиль кушымтасында бирергә мөмкин. Шул ук тавыш бирүдә казанлылар киләсе елга «Безнең ишегалды» программасына өстенлекле керү мөмкинлеге алачак үз ишегалдын сайлый ала.

Барлык яңалыклар