Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
08.10.2019, 16:44

Казанда менталь үзенчәлекләре булган кешеләр өчен тернәкләндерү программаларының «Башкалар?» V фестивале узачак

Ул психосоциаль тернәкләндерү өлкәсендә иң яхшы белгечләрне җыячак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче октябрь, Алинә Бережная). 9-нчы октябрьдә «Казан ярминкәсе»ндә менталь үзенчәлекләре булган кешеләр өчен «Башкалар?» V тернәкләндерү программалары фестивале узачак. Ул психосоциаль тернәкләндерү өлкәсендә иң яхшы белгечләрне җыячак.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә психик сәламәтлекне саклау берлеге президенты Наталья Треушникова сөйләгәнчә, фестиваль психосоциаль тернәкләндерү белән шөгыльләнүче белгечләрнең тәҗрибәсе белән уртаклашу өчен зур мәйдан булачак. Ел дәвамында психик сәламәтлекне саклау берлеге әгъзалары Идел буе федераль округы шәһәрләренең тернәкләндерү үзәкләренең тәҗрибәсен өйрәнгәннәр. Белгечләрнең тикшеренүләре китапның нигезенә салынган, анда психосоциаль тернәкләндерү өлкәсендә уңышлы тәҗрибәләр тасвирланган – бу сәламәтлек саклау, социаль яклау, мәгариф, мәдәният һәм сәнгать, физик культура һәм спорт өлкәсендә эшләүче 773 төрле оештыру-хокукый формадагы оешма. «Фестивальдә катнашучылар - психологик авырулар белән аралашу тәҗрибәсе булган профессионаллар. Фестивальдә алар үзләренең тернәкләндерү программалары турында сөйли, эшләрендәге уңышлары белән уртаклаша алачаклар», - дип сөйләде Н.Треушникова.

Фестиваль кысаларында шулай ук «Башка үлчәмнәр» күргәзмәсе тәкъдим ителәчәк, аңа психик тайпылышлары булган кешеләрнең эшләре кергән. Экспозицияләр «Аутсайдервиль» иҗтимагый оешмасы тарафыннан гамәлгә ашырылган «Арт-экспедиция» проекты вакытында җыелган. Проект җитәкчесе Ольга Фоминых февраль-май айларында экспертлар делегациясе арт-терапия практикаларын һәм психик үзенчәлекләре булган кешеләрнең иҗади ресурсларын тикшерү өчен Идел буе федераль округының 14 төбәгендә булды, дип сөйләде. Экспедициядә катнашучылар психиатрия хастаханәләренең тернәкләндерү бүлекләрендә һәм коммерцияле булмаган оешмаларның арт-үзәкләрендә арт-терапия юнәлешләре белән таныштылар.

«Безгә психик бозылулары булган кешеләрне тернәкләндерү өчен алдынгы арт-терапия практикаларын табу мөһим иде. Экспедиция вакытында күп кенә кызыклы программалар, проектлар таптык дип әйтә алам», - дип сөйләде О.Фоминых.

Күргәзмә 9-24 октябрьдә эшләячәк. Фестивальгә килгәндә, аның нәтиҗәләре буенча резолюция бастырылачак, анда психик үзенчәлекле кешеләрнең сәламәтлеген һәм тормышын яхшырту буенча тәкъдимнәр чагылдырылачак.
Барлык яңалыклар